+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель , 18:01

"Аңлатып әйтегез әле!"

Уфа блогерларының Зәйнәп Фәрхетдиновага соравы бар.

"Аңлатып әйтегез әле!"
"Аңлатып әйтегез әле!"

Яраткан җырчыбыз Зәйнәп Фәрхетдинова башкарган «Тәрәзәңә ай килер» җырын озак еллар күңел биреп тыңлыйбыз. Ул аны кабат-кабат программасына кертеп, яңартып тора. Күптән түгел җырны Илвина башкаруында ишеткән. Социаль челтәрдә ул бу уңайдан үзенең фикерен калдырган.

«Кызык инде бу дөнья! Кызганыч та!

Әле күптән түгел генә, халык яратып тыңлагач, яңа форматта «Тәрәзәңә ай килер» җырын кабат программама керткән идек.

Бүген шушы җырны Илвина башкаруында ишеттем. Беренче тапкыр. Миңа калса, ул да яхшы башкарган. Уңышлар үзенә. Сезнең ишеткәнегез бармы? Языгыз әле», – дигән ул.

«Ни өчен кызганыч?» – дип сораучыларга Зәйнәп Фәрхетдинова сторисларында җавап кайтарган.

«Ни өчен кызганычмы? Кызганыч булмыйча кала алмый инде ул бу тормышта. Хыялда йөрткән, тормышка ашмаган эшләр күп кала бит барыбызның да. Мәсәлән, кемдер кыз көтә, малай алып кайта. Кемдер малай көтеп йөри, кызлар гына була, дигәндәй.

Шунысы кызганыч, үзеңне юк-барга сарыф итү. Интригалар, гайбәтләр һәм башкалар, һәм башкаларга. Сез мине аңлагансыздыр дип ышанам», – дип, кинаяләп әйткән ул бу хакта.

"Әйтегезче миңа, мәтрүшкәләр, әнкәй ни әйтергә теләгән?!"

Фото: Зәйнәп Фәрхетдинованың шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: