+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель , 10:05

Бөтен кешелекне тетрәндергән фаҗига

Бүген ─– Халыкара радиация аварияләре һәм һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне.

Бөтен кешелекне тетрәндергән фаҗига
Бөтен кешелекне тетрәндергән фаҗига

1986 елның 26 апрелендә Украина терри­ториясендә Чернобыль шәһәреннән 15 километр ераклыкта урнашкан атом электр станциясендә (ЧАЭС) зыян күләме һәм нәтиҗәләре буенча ХХ гасырның иң зур техноген һәлакәте булды.

Бу көнне Мәскәү вакыты белән 01 сәгать 23 минут 40 секундта ЧАЭСның дүртенче энергоблогында хәвефсезлекне тәэмин итү системаларының берсендә проект сынаулары барышында шартлау яңгырый. Нәтиҗәдә, актив зона һәм реактор бинасының бөтен өске өлеше тулысынча җимерелә, деаэратор этажеркасы һәм машиналар залы нык зыян күрә, барлык киртәләр һәм хәвефсезлек системалары сафтан чыга.

Авария нәтиҗәсендә күп кенә илләрнең территорияләре радиоактив зарарлануга дучар була. Чернобыльнең пычрак болытлары китергән радиоактивлык Европаның төньяк һәм көньяк өлешләрендә генә түгел, Канада, Япония һәм Америка Кушма Штатларында да теркәлгән. Көньяк ярымшар гына зарарланмый калган.

Европада 207,5 мең квадрат километр мәйданлы территория шактый зыян күрә, шуларның 60 мең квадрат километры элекке СССРдан читтә урнашкан. Русия, Украина һәм Белоруссия территорияләре ─ аеруча нык, Европаның Швеция, Финляндия, Австрия, Норвегия, Италия, Греция, Румыния, Швейцария, Польша, Бөекбритания, Чехия, Словакия, Словения һ. б. илләре азрак дәрәҗәдә зарарлана.

Русиядә 14 субъектның 59 мең квадрат километрдан артык территориясе радиоактив зыян күрә, шул исәптән ─ 2,3 миллион гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләре һәм 1,5 миллион гектардан артык урман территориясе. Белоруссия, Русия, Украинада 8,4 миллионга якын кеше радиация йогынтысына дучар була.
Һәлак булганнарны искә алып, 2003 елның 17 декабрендә БМОның Генераль ассамблеясе БДБ дәүләтләре башлыклары Советының 26 апрельне “Халыкара радиация аварияләре һәм һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне” дип игълан итү турындагы карарын хуплады. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү һәм киметү буенча күләмле гадәттән тыш чараларга карамастан, Чернобыль АЭСы бүген дә потенциаль куркыныч чыганагы булып кала.

Резеда ФАЗЫЛОВА.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: