+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель , 08:00

Каен елгасы аша күпер төзекләндерелгән

Андагы коточкыч зур чокыр автомобиль йөртүчеләргә куркыныч белән янаган булган.

Каен елгасы аша күпер төзекләндерелгән
Каен елгасы аша күпер төзекләндерелгән

Узган атнада Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары республика халкының 6096 мөрәҗәгатен теркәгән. Аннан алдагы атнадагы белән чагыштырганда, аларның саны 202гә арткан.

Юллар буенча хәбәрләр саны 227гә кимесә дә, һаман да күпчелекне тәшкил итә. Халык начар юлларга, алардагы чокырларга зарлана. Иң күп шикаятьләр Уфадан, Туймазы районыннан һәм Нефтекамадан килгән.

Төзекләндерү темасы мөрәҗәгатьләр статистикасында икенче урында –─ 1371. Алар, нигездә, территорияләрне чүп-чардан чистарту, яшеллекләрне саклау, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча. Еш кына Уфа, Октябрьский һәм Туймазы районнары халкы мөрәҗәгать иткән. Җәмәгать территорияләрен талпаннардан эшкәртүне сорап язучылар да бар.

Өченче урында ─ торак-коммуналь хуҗалык темасы. Күпчелеге ─ җылыту сезонын тәмамлау үтенечләре. Бу хакта ешрак Уфа һәм Стәрлетамак халкы язган. Чүп-чар, чүплекләр, каты коммуналь калдыклар темасына мөрәҗәгатьләр саны арткан. Халык чүп-чарны ешрак чыгаруны сорый. Моңа өмәләр үтүе, чүп контейнерларының тиз тулуы сәбәпче.

Башкортстан халкын башка мәсьәләләр: кайбер җәмәгать транспорты маршрутларының хәрәкәт графигы, ташламалы дарулар алудагы кыенлыклар да борчый. Су басу турында мөрәҗәгатьләр байтак теркәлгән. Нигездә, су дәрәҗәсенең кискен артуына, ә Уфаның Калинин һәм Ленин районнарында, Сибайда торак пунктларны су басуына зарланганнар.

Уфаның Калинин районында 118нче мәктәп территориясендә агачларның сынган ботаклары киселгән. Алар мәктәп укучылары йөргән сукмак өстендә эленеп торып, хәвеф белән янаган. ЦУРның мәгълүмат системалары теркәгәннән соң, мәсьәләне хәл итү белән Калинин районы хакимияте шөгыльләнә. Шул ук көнне Уфа шәһәренең Коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе инженеры урынга чыгып, агачларның торышын тикшерә. Икенче көнне белгечләр бригадасы иске ботакларны кисеп ташлый.

Мәләвезнең Көньяк урамында, социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать иткәннән соң, стандарт булмаган сәүдә павильоны сүтелгән. Бер кеше, бу конструкция паркның күренешен боза, дип язган һәм аны алып ташлауны сораган. 18 апрельдә иске сәүдә павильонын сүткәннәр.

Нефтекаманың Юбилей проспектында “Баллы” аллеясендәге таганнарны ремонтлаганнар. Аларның ватылуы турында урындагы хатын-кыз социаль челтәрләрдә язган. Нефтекама шәһәре хакимияте мөрәҗәгатьне эшкә алган. 18 апрельдә коммуналь хезмәт хезмәткәрләре мәсьәләне хәл иткән.

Уфаның Ленин урамындагы 87нче йорт ихатасындагы балалар мәйданчыгында җирдән чыгып торган тимер конструкция калдыгы сүтелгән. Социаль челтәрләрдә берәү аның хәвефле булуы турында яза һәм алып ташлауларын сорый. Проблеманы башкаланың Совет районы хакимияте хәл иткән.

Ишембай районының Ромадановка авылы янында Каен елгасы аша күпердә чокырны ямаганнар. Мәләвезнең социаль челтәрләрдәге бер паблигында автоһәвәскәрнең шикаятен ЦУРның мәгълүмат системалары теркәгән, республиканың Юл хуҗалыгы идарәсе эшкә алган. 17 апрельдә идарә белгечләре Ишембай ─– Воскресенское – Мәләвез юлы буенча күпердәге чокырны ямаган.

Нефтекамада Алмаз тыкрыгында урам яктыртылмавы турында социаль челтәрләрдә шушында яшәүче кеше язган. Хәбәрне Башкортстанның ЦУР роботы тоткан һәм аны Нефтекама шәһәре хакимиятенә юллаган. 16 апрельдә “РЭС” хезмәткәрләре Алмаз тыкрыгындагы 15нче йорт янында урамны яктырту системасын тергезгән. Җавап итеп, хатын-кыз тагын бер комментарий калдырган: бу юлы инде эш өчен рәхмәт белдергән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: