+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель , 10:20

Син йолдызны Җирдән табасың!

Талантлы якташым, каләмдәшем Әнвәр Сөләймановның яңа китабы дөнья күрү уңаеннан.

Син йолдызны Җирдән табасың!
Син йолдызны Җирдән табасың!
Күптән түгел Татарстан телеви­дениесенең “Манзара” тапшыруында якташыбыз, тумышы белән Бишбүләк районы егете Әнвәр Сөләймановның “Агыла болыт гомер тавына” дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрүе турында шатлыклы хәбәр яңгырады. Экраннан авторның үзе белән мавыктыргыч әңгәмә дә тәкъдим ителде. Эх, мәйтәм, каян алырга икән бу китапны? Әнвәр Зөфәр улының сәләтле журналист булуын яхшы беләм. Шул өлкәдә үсеп, күптән киң танылу алган публицист, прозаик булуга иреште ул. Аның башкорт телендә басылган “Ерҙәге йондоҙҙар”, татар телендә “Бергәләп матурлыйк бу дөньяны”, “Ашкына уйлар туган якка”, “Хәрби якташларыбыз — илебез горурлыгы”, “Туган туфрак җылысы” китапларын киңкатлам укучылар яратып кабул итте. Әгәр аның китаплары күкнең җиденче катында да укыла, дисәм, бу һич тә фәстерү булмас. Фикеремне дәлилләү йөзеннән очучы-космонавт, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Виктор Савиныхның авторга галәмнән җибәргән котлау-теләкләрен ничек бар, шулай җиткерәм: “Журналисту Сулейманову Анвару Зуфаровичу. Желаю творческих взлетов!”

Теләгем фәрештәнең амин дигән вакытына туры килде бугай. “Манзара” тапшыруын караганнан соң, шәһәргә барып, Бәләбәй урамнарын буйлап йөргәндә һич көтмәгәндә Әнвәр Зөфәр улы белән күзгә-күз очраштык.
– Әле генә Казаннан кайтып килешем, – диде ул, әллә каян танып алып.

– Беләм, – димен. – “Манза­ра”­ны карап барабыз. Яңа чыккан китабың белән чын күңелдән котлыйм. Китап кибетләреннән шул тылсымлы бас­маңны эзләп йөргән чагым. Ат хакына да сатып алыр идем...

Шулчак ул аккоштай ак машинасыннан түш кесәдә генә йөртмәле ялтыр тышлы әлеге китабын алды да автографлап кулыма тоттырды:

– Акчаңа ат алырсың. Дус итеп бушлай бирәм, – диде.

Мин, олы рәхмәтләремне әйтеп, аңа үземнең “Бәхет кошыбыз – Тузлыкушыбыз” дигән китабымны бүләк иттем.

Быел 70 яшен билгеләүче көләч йөзле, ачык күңелле якташымның юбилее уңаен­нан аның үзе хакында да бер-ике кәлимә сүз әйтергә базнат итим әле.
Астрологлар йолдызларны күктән эзләсә, Әнвәр Сөләй­манов аларны җирдән эзләп табучы астролог дияр идем. Күпме илебез батырларына, хезмәттә, фәндә, театр сәхнә­ләрендә ифрат зур җиңүләргә ирешкән бөек шәхесләрне эзләп табып, аларның тормыш юлларын, казанышларын китапларына туплап, халыкка җиткереп, аларга дан җыр­лады ул! Ул яктырткан йөзлә­гән йолдызның берни­чәсен атау да җитә: дипломатик-илче Кәрим Хәкимов, патриот-шагыйрь Фатих Кәрим, дәүләт эшлеклесе, язучы Таһир Ахунҗанов, Башкортстан Хөкүмәтенең элекке Премьер-министры Рим Бакиев, атказанган табиб Наил Гатауллин, халык шагыйре Әнгам Атнабаев, халык артистлары Нурия Ирсаева, Фидан Гафаров һ.б.

Автор әсәрләрендә купшы сүзләр, бизәкләү чараларын куллануны үзмаксат итеп куймый. Аның төп максаты – геройларының йөзен, аларны уңышка илткән сыйфатларны, күтә­релеш нокталарын ачып салу. Моның өчен ул шәхси машинасында ал-ял белми әсәр геройларын эзләп чаба, һәркайсы белән уртак тел, йөрәкләренә ачкыч таба белә. Барчабызга киң билгеле шәхес­ләр турында кайсыбыз гына кызыксынмас икән?! Шуңа да Әнвәр Сөләйма­новның китап­лары халык арасында тиз тарала. Шул мавыктыргыч китаплары белән ул үзе дә арабызда якты йолдызга әверелде. Димәк, аның үзе хакында да авыз тутырып сөйләргә була.
Әнвәр Башкортстанның Бишбүләк районы Кыңгыр-Мәнәвез авылында 1954 елның 6 сентябрендә колхозчы гаиләсендә дөньяга аваз салган. Урындагы мәктәпне тәмамлагач, 1972-74 елларда армия сафларында Кытай чигендә хезмәт итә. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганда “Кызыл таң” гәзитендә бүгенге очерк” темасына диплом эшен “5”легә яклый.

Кече яшеннән күңеле матбугатка тартыла. Мәкаләләре Уфада, Казанда, Мәскәүдә, Германия Демократик Республикасында татар, башкорт, урыс, чуваш, немец телләрендә басыла. 1981 елда Мәскәүдә Җитәкчеләр һәм иҗади хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү институтында махсус курслар тәмамлый. Төрле елларда Бишбүләк районының “Якты юл” гәзите хәбәрчесе, район Советында мәдәният бүлеге мөдире, Бәләбәй “Автонормаль” заводында ял базасы директоры булып эшли. Соңрак Уфада “Өмет” гәзитендә – бүлек мөдире. Егәрле егетне “Кызыл таң” гәзите җитәкчелеге күреп алып, үзенә эшкә чакыра. Монда хәбәрче, бүлек мөдире, үз хәбәрчеләр челтәре җитәкчесе булып эшли. 1999-2005 елларда Бәләбәй төбәгендә үз хәбәрче, бераздан “Ярмәкәй хәбәр­ләре” гәзитендә мөхәррир урынбасары вазыйфасын башкара. 2014 елда лаеклы ялга чыга.

– Мәктәптә укыган чорда вакытлы матбугат битләрендә басылган тәүге мәкалә­ләрем­не исәпкә алганда, журна­листлык стажым 58 ел! – ди горурлык белән Башкортстанның һәм Русиянең Журналистлар берлекләре әгъзасы Әнвәр Зөфәр улы.

Ул, шулай ук, респуб­ликабызнның радио-телевиде­ниесендә тапшырулар әзер­ләгән. Публицист, язучы, шагыйрь – 9 китап авторы. Аның шигырьләренә композиторлар Рәис Ханнанов, Рәис Вәгыйзов тарафыннан җырлар иҗат ителгән. Ул “История и современность” дигән Бишбүләк районы тарихы китабын төзүче дә. Аның 2021 елда басыл­ган “Тыңлачы, замандаш, йөрәк тибешемне!” дигән повестен да укучылар яратып кабул итте.
Әнвәрнең сөекле әти-әнисе Зөфәр Зариф улы һәм Мөнә­вәрә Гыймазетдин кызы – басу эшчәннәре, колхозчылар. Гомер буе кырда иген игәләр, мал, кош-корт үстереп, тату дөнья көтәләр. Бакыйлыкка күчкән әти-әнисен ул олы хөрмәт һәм юксыну белән искә ала:

Соңгы сулышыңа кадәр, әнкәй,
Кош-корт булды синең уеңда.
Син үстергән ап-ак казлар әнә
Каңгылдаша Кыңгыр буенда.
(“Чыкмыйсың, әнкәй,
күңелемнән!”
Рәис Вәгыйзов көе).

Әтисе Зөфәр Зариф улы авылның балта остасы була, кешеләргә йортлар төзешеп бирә, хезмәт яланында кайный.
Авылыбыз урамнарын ямьләп,
Син төзегән йортлар
калдылар.
Җаның кайсы ишекне какмасын,
Алар сине ихлас танырлар.
Мин дә тоям синең кул
җылыңны,
Ишек яңагында, тупсада.
Ни үкенеч, калалмадым, әти,
Бәхилләшеп кенә булса да...
(“Булмады бәхилләшеп”).

Миңа калса, эчкерсез, күңел тетрәндергеч сагышлы бу юлларны әти-әнисен чын күңеленнән яратып юксынганнар гына әйтә ала. Үзенең кадерле хатыны Розага багышлаган шигырьләре дә күңелдә җылы тәэсир калдырды. Әйтер идем, аның ши­гырьләренә уйдырмалылык, ялтыравык сүзләр хас түгел. Ул яшәешнең ачысын-төчесен бәбәккә бәреп әйтә дә сала. Җыеп кына әйткәндә, Әнвәр Зөфәр улының эчендәге тышында. Ул киң җәмәгатьчелеккә булмышы белән изгелек кылыр өчен яралган. Бу, бер яклап, күренекле шәхесләрнең тормыш юлларын яктырткан язмаларын китап­ларга туплап бастыруда чагылса, икенче яклап, үзенең эш-гамәлләре белән туган җиренә хезмәт итүендә күренә. Әйтик, ул “Победа” колхозына “Т-170” маркалы яңа трактор кайтарта, Кың­гыр-Мәнәвездә “Әнкәйләр чиш­мәсен” тергезә, күренекле якташларына хәтер такталары куйдырту хәстәрен күрә. Авылны яшелләндереп, агачлар утырту, парк төзетү эшләрендә инициатор була. “Саумысыз, туган­нар!”, “Урамдашлар”, “Исәнмесез, замандашлар!” бәйрәмнәрен оештыра. Ә менә әтисе Зөфәр Зариф улының остаханәсендә ул кулланган төрле эш коралларыннан торган музей ачу – әти-әнисенең истәлеге булу белән бергә, буыннар бәйләнеше дә. Бу – алар өчен – хөрмәт, исәннәргә – үрнәк!

Изгелек җирдә ятмый, диләр. Хак сүзләр. Журналистика өлкәсендәге фидакарь хезмәтләре өчен Әнвәр Сөләйманов – “Кызыл таң” (1998 ел), “Башҡортостан” (2012 ел) гәзитләренең ел лауреаты. Фатих Кәрим (1999), Динис Бүләков (2003) исе­мендәге әдәби премияләр белән бүләкләнә. Ул Журналистлар берлекләренең, шулай ук, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корыл­тайның Мактау грамоталарына, “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медаленә, “Татар­стан­ның атказанган мәдәният хезмәт­кәре” (2010 ел) исеменә, Бишбүләк районы хаки­миятенең Рәхмәт хатларына лаек бу­ла. Исеме “Знатные люди Бишбулякского района” китабына кертелгән. Юбилей кичәләрендә аңа ике ат бүләк итү автор белән бергә җитәк­челекнең дә абруен бермә-бер күтәрә.
Якынлашып килүче саллы юбилеең белән кайнар котлап, Әнвәр дус, шуны җиткерәсем килә:

Халкым, милләтем дип, җан
атып,
Иҗат дулкынында янасың.
Кеше күктән йолдыз күзләгәндә,
Син йолдызны Җирдән табасың.
Җитмешләрнең аргы ягында да
Илһам янсын көләч йөзеңдә.
Халык күңеленә нур сибүче
Бер йолдыз син, Әнвәр, үзең дә!

Камил ФАЗЛЫЙ,
Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар, Журналистлар берлекләре әгъзасы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: