+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель , 09:35

“Тату туганнар таштан койма коя”

Балтач районының Богдан авылында яшәүче Әхкәмовлар турында якташлары шулай ди.

“Тату туганнар таштан койма коя”
“Тату туганнар таштан койма коя”


Үскән чакта әти-әни канаты астында бертигез җылынып үсәбез дә, соңрак безне, тормыш төрле якларга тарата. Табигатьтә дә һәр җан иясенең максаты шул – үзебезгә алмаш булырлык балалар үстерү. Әйе, уйлап карасаң, кеше гомере бик кыска. Әти-әни белән без бик аз яшибез. Әмма шушы вакыт, һәркемнең күңелендә матур истәлекләр булып, гомер буе саклана. Туганнан да якынрак, кадерлерәк беркем юк. Бүген дә төрлебез төрле якларда яшәсәк тә, бер-беребез өчен иң кадерле, кирәк кеше булып калабыз.

Күптән түген “Кызыл таң” гәзитенең “ВКонтакте” социаль челтәрендәге битендә “Без – бертуганнар” фотоконкурсы үткәргән идек. Республиканың төрле поч­магыннан бик күп фотографияләр килде. Һәр фотосурәттә туган­нарның бер-берсенә бик җылы мөнәсәббәттә булуы чагыла иде. Әлеге конкурсыбызда иң күп тавыш җыйган җиңүчене дә бил­геләдек. Балтач районының Богдан авылында яшәүче Фидания ханым туганнары белән бик дус, тату яшәүләре турында сөйләде.
– Мин 1970 елда шушы авыл­­­да тудым һәм шушында ук төпләнеп тә калдым. Кызганычка каршы, өч ел элек ирем мәрхүм булды. Бүген улым белән икәү генә яшибез, – дип сүз башлады ул.
Әхкәмовлар гаиләсе 8 балага – 5 малай, 3 кызга гомер биргән. Кызганычка каршы, 10 ел элек гаилә башлыгы араларыннан киткән.
– Әниебез, Аллаһка шөкер, исән-имин, шушы авылда яши. Безне әти-әни һәрвакыт тырыш булырга, бер эштән дә курыкмаска өйрәтеп, бер-беребезгә ярдәмчел итеп тәрбияләде. Кечкенәдән шулай тату булгач, бүген дә аралашып, ярдәмләшеп яшибез. Хәзер инде килен-кияүләр белән бертуганнардай аралашабыз. Иң өлкән абыебыз Ридәл шушы авылның “Фрунзе” җәмгыятендә эшли. Тагын ике туганым Финат һәм Линат Себер якларында вахта ысулы белән эшләп йөриләр. Фернат туганым Екатеринбургта заводта эшли. Тагын бер туганыбыз әлеге вакытта махсус хәрби операциядә. Аның исән-имин кайтуын түзем­сезлек белән көтәбез. Аның да үз гаиләсе, өч баласы бар. Ике сеңлемнең берсе Уфада яши, икенчесе – ире белән Иске Балтач авылында, – ди җиңүчебез.
Фидания апа элек мәктәптә эшләгән. Авылдагы мәктәп ябылгач, анда “Себер тракты” дигән тарихи музей ачканнар. Әлеге вакытта ул шунда хезмәт сала.
Фидания Рәдис кызы ире белән ике балага гомер бүләк иткәннәр. Уллары юл төзелешендә эшләсә, кызлары Екатеринбургта яши.
– Туганнар белән бәй­рәм­­нәр­­­­дә җыелабыз. Аеруча әнинең туган көненә барыбыз да кайтырга тырыша. Безгә әти-әни бик яхшы тәрбия бирде. Тормыш авырлыкларына би­реш­мәскә, һәр­вакыт үзең булып калырга кирәк. Шуңа да күпләр минем һәрвакыт позитив булуымны ассызыклый. Кайсыбыз җыр­лый, кайсыбыз гармунда уйный. Авылдагы спектакль­ләрдә, концертларда катнашабыз. Үзем те­гәргә бик яратам, бу сәлә­тем әнидән ­күч­­-
к­ән­дер. Әти бик шаян, тапкыр сүзле иде. Ту­ган­нарымның юморга оста булуы да шул яклап киләдер, – ди ул.
Фидания апаның әнисе Флорида апа гомер буе колхозда савучы булып эш­ләгән, әтисе механизатор булган. Гаиләдә үскән 5 малай да армиядә хезмәт иткән. Шуңа да Флорида апа әле дә: “Әтиегез белән 6 солдат озатып, каршы алдым”, – дип еш кабатлый.
Әхкәмовлар гаиләсендә бүген инде 17 онык һәм 2 турун тәрбияләнә. Менә шулай тамырлары нык, киң бу гаиләнең. Бүген инде икетуганнар да бер-берсе белән якыннан аралашып гомер итә.
Әйткәндәй, Фидания апаның ире дә күпбалалы гаиләдән, алар 13 бертуган булган.
– Иремнең нәселе балта эшләренә бик оста. Ирем дә еш кына Уфа, Кушнаренко, Иглин якларында төзелештә эшләде. Бүген дә ул төзегән йортлар аның кул җылысын саклый сыман, – ди ул.
“Тату туганнар таштан койма коя”, ди халык. Чыннан да, бердәм, тату гаиләләр авырлыкларга бирешми, тормышта да сынатмый. Янәшәңдә таянырлык кеше барлыгын тою, үзең дә кемгәдер кирәк булуыңны аңлап яшәү зур бәхет бит. Әхкәмовларга киләчәктә дә бер-берсенә ярдәмчел, кайгыртучан булып калуын телибез һәм җиңүләре белән котлыйбыз!

Гөлия Гәрәева.
Балтач районы.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: