+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель , 11:45

Ут казасыннан сак булыйк!

Башкортстанда янгынга каршы махсус режим турында нәрсәләрне белү зарур?

Ут казасыннан сак булыйк!
Ут казасыннан сак булыйк!
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты экспертлары белән берлектә Башкортстанда кертелгән янгынга каршы махсус режим үзенчәлекләре турында җиткерәбез.

Урманнарга кермәскә!

Башкортстанда 27 апрельдән аерым боерыкка кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Ул, гадәттә, көз уртасына кадәр дәвам итә. Янгын хәвефе аеруча зур булган чор — эссе июнь һәм июль айлары.
 
Янгынга каршы махсус режим игълан ителде, хәтта үз участогыңда узган елгы
чүп-чарны яндыру өчен кечкенә учак тергезү дә тыела. Урманда һәм урман читендә учак ягу турында да әлегә онытып торырга кирәк. Урманга машинада яисә мотоциклда керергә һәм анда тәмәке төпчекләре ыргытырга ярамый.
 
Бу чорда янгынга каршы инспекторлар, урманчылар, урындагы хакимият хезмәткәрләре урманнар, торак пунктлар, дачалар буйлап йөриячәк һәм ачык ялкын булу-булмавын тикшерәчәк.

Ә шашлык кыздырырга мөмкинме?

Мөмкин, ләкин бик сак кына! Моның өчен тиешле чаралар күрергә кирәк: мангалны йорттан һәм корылмалардан кимендә биш метр ераклыкта урнаштырырга, аннан ике метр әйләнә-тирәдә бөтен үләнне чабарга, янәшәгә янгын сүндергеч, су тулы чиләк, көрәк куярга, әзер күмерне генә кулланырга (ягъни ачык ут булмасын өчен утын яндырмаска). Әгәр җилнең тизлеге секундына 5 метрдан артса, шашлык кыздыру тыела.
 
Янган мангалны караучысыз калдырмагыз һәм бигрәк тә учак кабызуны балаларга ышанып тапшырмагыз!
 
Әйткәндәй, яңа закон нигезендә дачниклар һәм авыл җирендә яшәүче гражданнар янгын хәле тудырмас өчен чүп-чарны вакытында җыярга һәм участокта үләнне даими чабып торырга тиеш. Штраф күләме 50 мең сумга кадәр тәшкил итә!

Янгын күрсәң, нәрсә эшләргә?

Иң мөһиме — геройлык күрсәтмәскә, ә килеп туган хәл-шартлардан чыгып эш итәргә. Хәтта кечкенә урман янгыны да үлем хәвефе белән янарга мөмкин. Әгәр дә кечкенә куакның януын, яки калдырыл­ган учакның кабынып китүен күрәсез икән, аңа су яисә туфрак сибәргә мөмкин.
 
Ләкин ут зур булса, сез бернәрсә дә эшли алмаячаксыз, шуңа күрә ут хәрәкәте юнәлешенә перпендикуляр, җилгә аркылы йөгерегез. Ә хәвефсез урынга чыккач, шунда ук +7(347)218-14-14 телефоны буенча диспетчерлык хезмәтенә яисә
8-800-100-94-00 бердәм федераль номер буенча урман янгыны хакында хәбәр итегез. Ике телефон да тәүлек әйләнәсе эшли.

Нинди штрафлар каралган?

Ил буенча дөрләгән көчле урман янгыннарыннан соң кагыйдә­ләрне бозган өчен җаваплылык җитди катгыйландырылды.
Чөнки бу гадел түгел иде: ниндидер хулиганнар аркасында йөзләгән кеше көне-төне янгын сүндерә, вертолет һәм техника эшли, ә аларга моның өчен 500 сум штраф салына.
 
Аңлашыла, бу ─ артык йомшак җәза!
 
Хәзер гражданнар өчен штрафлар — 60 мең сумга, ә бизнесменнар өчен ике миллион сумга кадәр артты. Әгәр утның фермер җирләреннән чыгуы ачыкланса, фермерны барлык дәүләт субси­дияләреннән дә мәхрүм итәчәкләр.
Тагы да тәмәке тарткан яисә машинада урманга кергән өчен биш мең сум штраф салыначак. Өстәвенә, штрафлар бер-берсенә кушыла. Штраф санкцияләре турында тулырак Русия Административ хокук бозулар турында кодексның 8.32 мәддәсендә — “Урманнарда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу” — укырга мөмкин.

УРМАННАРДА ТҮБӘНДӘГЕЛӘРНЕ ЭШЛӘҮ ТЫЕЛА:

* Учак кабызу, шашлык кыздыру;
* Корыган үләннәрне яндыру;
* Тәмәке тарту, төпчек һәм янган шырпы ташлау;
* Двигательнең ягулык система­сы төзек булмаган машиналардан файдалану;
* Ау вакытында тиз янып китүчән ма­териалларны куллану;
* Майлы яисә ягулык сеңгән мате­риалларны ташлау һәм калдыру.


Төп сәбәпче – кеше!

Урманның корылыктан һәм кояштан янып китүе — уйдырма. Табигый шартларда үлән янып китү температурасына кадәр яшен сукканда гына кызарга мөмкин. Бу — янгыннарга китерүче икенче сәбәп.
 
Төп “ут төртүче” — ­ кеше үзе. Үзең теләмәстән, зур урман янгыннары чыгару ысуллары бик күп. Кешеләр учак яга һәм очкыннарның таралмавын тиешенчә күзәтми, яки аны яхшылап сүндермиләр, корыган агач күп булган урыннарда шырпы һәм тәмәке төпчекләре ташлыйлар. Утны хәтта ташлап калдырылган шешә яисә пыяла кисәге дә чыгарырга мөмкин — алар нурларны туплый һәм линза — “зурайтучы пыяла” эффектын тудыра.
 
Берничә ел элек янгын сүндерүчеләр кырда чыккан янгынны бик озак сүндерде: М-5 трассасы буйлап үлән янды. Сәбәбе — кемдер машина тәрәзәсеннән төпчек ыргыткан. Бу —─ апрельдә! Шуңа күрә бүгеннән күрелүче чаралар бик вакытлы!

Республиканың әзерлеге ничек?

Узган елда Башкортстан территориясендә табигать янгыннарына бәйле хәл катлаулы булды: 156 янгын очрагы теркәлде, бу, аннан алдагы ел күрсәткече белән чагыштырганда, өчтән бер өлешкә күбрәк. Ләкин янгыннар күпкә азрак зыян салды, чөнки превентив чаралар күрелде.
 
Мәсәлән, соңгы берничә елда Башкортстанда 1100 тагылма янгын сүндергеч, күчереп йөртелә торган 300, 600 һәм 1000 литр сыйдырышлы 18 резервуар әзерләнгән. Болар барысы да республиканың Янгынга каршы хезмәт бүлекчәләрендә саклана һәм теләсә кайсы вакытта теләсә кайсы ноктага җибәрелә ала.
Уку үзәкләрендә янгын сүндерү программасы буенча ике меңнән артык волонтер укытылган. Кешеләрне оператив рәвештә китерү өчен республика ─ ике автобус, ә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән
 
“Ка-32” янгын-коткару вертолеты сатып алган. Ул тәүлек әйләнәсе дежур тора, экипаж кирәк булган урынга кичекмәстән очарга әзер.
Вертолет инде 46 тапкыр оператив бурычларны хәл итү өчен җәлеп ителгән, шул исәптән 18 тапкыр янгын сүндерүгә, 23 тапкыр су басу һәм янгын сүндерү шартларын мониторинглауга. Кыскасы, ул бик кирәкле булуын һәм үзенең югары нәтиҗәлелеген күрсәтте. Вертолетка ярдәмгә республика тагын дүрт янгын сүндерү автоцистернасы һәм башка техника сатып алырга планлаштыра. Чөнки янгынны сүндерүгә караганда, аңа юл куймау хәерле!


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: