+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель , 15:50

Җанга якын кече Ватан ул!

Республикада “Атайсал” проектында катнашучылар саны елдан-ел арта.

Җанга якын кече Ватан ул!
Җанга якын кече Ватан ул!


“Һәр кешенең ул дөньяга килгән, беренче адымнарын ясаган, тормышта иң мөһим сүзләрне әйткән йөрәгенә аеруча кадерле урыннары бар. Бу –─ кече Ватаныбыз. Һәм аның белән бәйле җылы хисләр безнең белән мәңгегә кала, җанны җылыта, дөрес юлга әйди”. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2021 елның мартында “Атайсал” проектына старт бирү чарасында шундый сүзләр әйткән иде. “Йөрәгегезгә якын туган авылыгыз, шәһәрегез үсешенә шәхси өлеш кертү – зур шатлык”, ─– дип ассызыклады ул чакта төбәк җитәкчесе. Якташлары аны хуплады һәм бу эшкә теләп кушылды.


Былтыр “Атайсал” проектында катнашучылар үзләренең кече Ватаны үсешенә 1,3 миллиард сумга якын акча керткән. Анда барлыгы 5,5 мең кеше катнашкан, алар 25 меңнән артык проектны гамәлгә ашырган. Узган елда Калтасы, Стәрлетамак, Краснокама, Мәләвез, Аскын, Салават, Кыйгы һәм Бүздәк районнарыннан, Стәрлетамак, Салават, Агыйдел һәм Нефтекама шәһәрләреннән чыккан кешеләр иң активы булган. Проектлар арасында – ─социаль объектлар төзү һәм ремонтлау, паркларны төзекләндерү, мәктәп­ләргә, балалар бакчаларына, мәдәният йортларына, китапханәләргә ярдәм итү, фестивальләр һәм чаралар үткәрү.

–─ “Атайсал” кысаларында бөтен республика буенча һәйкәлләр һәм обелисклар куела, мәчетләр һәм чиркәүләр төзелә һәм ремонтлана, балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырыла, чишмәләр һәм зиратлар төзекләндерелә. Меценатларыбызга рәхмәт белдерергә теләгән аерым, бик мөһим юнәлеш – махсус хәрби операция әгъзаларына һәм аларның якыннарына ярдәм итү. Яугирләргә автомобильләр һәм кирәкле җиһазлар тапшырыла, блиндаж шәмнәре ясала һәм маскировка челтәрләре үрелә. Гаиләләре яшәгән йортларны ремонтлыйлар. Изге эшләр эшләп, без үзебез дә яхшырак һәм көчлерәккә әвереләбез, ─– диде республика Башлыгы Радий Хәбиров әлеге проект­ның мөһим­леген ассызыклап.

Проект әле дә үсештә. Безнең халык тагын бер тапкыр шуны раслый: алар киң күңелле, булдыклы, якташларына риясыз ярдәм итәргә әзер.
“Атайсал” сайтында инде гамәлгә ашырылган һәм гамәлгә ашыруга әзерләнүче проектлар урнаштырылган. Әйтик, Баймактан бертуган Рус­лан һәм Радмир Герфановлар дүрт балалар үзәген ремонтлау буенча 17,97 миллион сумлык зур хәйрия проектын гамәлгә ашырган. Аларның тырышлыгы белән “Гаилә” көнбатыш районара үзәге”ндә (Октябрьский), “Бергә” Гаилә үзәге”ндә (Уфа), шулай ук Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәренең ике балалар үзәгендә тәрәзә конструкцияләре алмаштырылган һәм түбәгә капиталь ремонт ясалган. Акчалар төрле фондлардан җәлеп ителгән.

Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова узган җәйдә Бөрҗән районының Ыргызлы авылында, 350 мең сум акча кертеп, агач мәчет төзү проектын гамәлгә ашырды. Ноябрьдә бертуган Фидаил, Данил, Рамил һәм Дамир Мухаевлар Яңавыл районының Түбән Чат авылындагы “Ихлас” мәчетенә 47 мең сумлык акустик система һәм тавыш көчәйткеч бүләк итте.

“Атайсал”ның иң актив катнашучылары — Краснокама районының Кутлинка авылы китапханәсе директоры Зинаида Сергеева, аның исәбендә 332 проект, шул исәптән “Яраткан китапханәңә китаплар” һәм “Үз кулларың белән башкорт сувенирлары” (аларның һәрберсе якынча 1 мең сумга бәяләнә) һәм Салават шәһәренең 21нче балалар бакчасы мөдире Наталья Тиссен (146 проект, шул исәптән бәйрәмнәрне үткәрү, территорияне төзекләндерү, чыгымнары ─100 сумнан 3 мең сумга кадәр).
Стәрлетамак район Советы депутаты һәм “Напольный двор” кибетләренең ваклап сату челтәре җитәкчесе Руслан Харрасов 144 проектны гамәлгә ашырды, шул исәптән ул “Тәмәкесез көн” Бөтенрусия акциясен үткәрде, Стәрлетамак районының Яңа Отрадовка авылында юлны күтәртте, “Ватан” оешмасы тәр­бияләнүчеләре өчен хәрби-спорт лагере сменасы тәмамлану чарасын һәм “Ягез әле, кызлар!” конкурсы финалын үткәрде.

Руслан Харрасов билгеләп үтүенчә, аның өчен иң әһәмиятле проектлар — ел саен балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә ярдәм, Стәрлета­мак районында фельдшер-акушерлык пунктын ремонтлау, ә “иң төп проект” — СВО зонасындагы егетләргә ярдәм итү. “Мин берничә тапкыр анда Стәрлетамак командасы белән бардым, без гуманитар конвой җыябыз, алгы сызыкка кадәр барып җитәбез, анда яугирләргә кирәкле әйберләрне тапшырабыз, — ди депутат. – ─Һәр­кемнең үз Ватаны бар, ул аңа ярдәм итә ала, бигрәк тә безнең ил өчен шундый авыр вакытта, махсус хәрби операция барганда. Шуңа күрә, әгәр син монда тугансың һәм яшисең икән, кешеләргә мөмкин булганча ярдәм итәргә тиешсең”.

Чыннан да, махсус хәрби опе­рациядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү проектның мөһим юнәлеше булып тора. Былтыр гамәлгә ашырылган проектларның 1610ы СВОга ярдәм итүгә юнәлтелгән (гомум суммасы 116 миллион сум тәшкил иткән). Якташлар иң кирәкле әйберләрне: азык-төлек, медикаментлар, төзелеш материаллары, бензопычкылар, электр генераторларын туплый һәм алгы сызыкка җибәрә. Һәм хәтта кыйм­мәтле тепловизорларга, төнге күрү камераларына, квадрокоптерларга, дронга каршы коралга, рацияләргә акча җыялар. Бу махсус чаралар безнең яугирләргә үзләре алдына куелган бурычларны үтәргә ярдәм итә. Ә “Башнефтегеофизика” кебек эре предприя­тиеләр шәхси составны ташу һәм яраланганнарны эва­куа­цияләү өчен “Урал” йөк машиналарын ышанычлы броневикларга үзгәртеп кора.

Эшкә Башкортстанның иҗтимагый оешмалары да актив кушылды. Алар үзләренең эшчәнлеге турында “Атайсал” – махсус хәрби операциягә ярдәм” дип аталган “түгәрәк өстәл”дә сөйләде. Алар челтәр үрә, балаклавалар тегә, гуманитар ярдәм җыя. Читтә кала алмыйлар, чөнки үзләре дә ─хәрби хезмәт­кәрләрнең әниләре.
Күптән түгел Нуриман районында “Атайсал. Ватан көче” дип аталган зона форумы үтте. Чара кысаларында күргәзмә узды, анда катнашучылар үз территорияләрендә гамәлгә ашырыл­ган иң әһәмиятле проектларны тәкъдим итте. Форум эше төрле тематик секцияләргә бүленгән иде. Нуриманлылар һәм кунаклар кече Ватан файдасына проектларны тормышка ашыру тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Мәйданчыкларның берсендә “Муниципаль брендлар. Аларның “Атайсал” проектын алга этәрүдәге роле” стратегик сессиясе узды. Чарада катнашучылар бу юнәлештә эшне яхшырту буенча үз идеяләрен һәм тәкъдимнәрен белдерде. “Бергә җи­ңәчәкбез!” секциясендә оештырыл­ган күргәзмәдә тылның хәрбиләргә ярдәме: маскировка челтәрләре, киемнәр, гигиена әйберләре, азык-төлек, солдатларга хатлар, медицина җыелма­лары (сумкалар) һ. б. тәкъдим ителде.

 

“Яңача уйла. Авыл тер­рито­рия­ләрен үстерүдә яңа тенденцияләр” стратегик сессиясендә катнашучылар эшче төркемнәр форматында гамәл­дәге проект проблемаларын һәм чикләүләрен тикшерде, сайланган проблемалардан чыгып, киләчәк “Атайсал” проекты өчен яңа үсеш юнәлешләрен формалаштырды.
Форум эше пленар утырышта дәвам итте. Аның эшлекле өлешеннән соң “Атайсал” проектында актив катнашучыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләү булды. “Республиканың төньяк-көнчыгышында эш сөючән, кече Ватанына гашыйк кешеләр яши, проектка күп гаиләләр кушылуы бик мөһим! ─– дип белдерде ул вакытта Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең Эчке сәясәт буенча җитәкчесенең беренче урынбасары булган Урал Килсенбаев. ─– 2021 елның 1 мартында Радий Хәбиров башлап җибәргән “Атайсал” проектының мөһим өлеше алгы сызыктагы егетләребезгә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү булды. Атайсалчыларның саны арта баруы сөендерә, проект үсеш һәм көч ала”.

Саннарга килсәк, бүгенге көнгә проект кысаларында 438 һәйкәл һәм обелиск төзекләндерелгән, 100дән артык балалар һәм спорт мәйданчыгы төзелгән, 550 чишмә төзекләндерелгән, 437 мәчет, 77 чиркәү һәм гыйбадәтханә төзелгән һәм ремонтланган, 906 зират коймалап алынган һәм тәртипкә китерелгән, 285 юл ремонтланган, 450 проект китапларны китапханәләргә һәм мәктәпләргә бүләк итүгә багышланган һәм 9000нән артык чара үткәрелгән.

Әйе, “Атайсал” проекты меңләгән кешене берләштерүе белән үзен­чәлекле. Уртак тырышлыклары белән алар күп идеяләрне тормышка ашыра алды, якташларының тормышын яхшырак һәм уңайлырак итте. Изге эшкә хәтта ерак аралар да комачауламады. Проектта төбәк халкы да, шулай ук Башкортстанда туып, хәзерге вакытта Русиянең 20дән артык төбәгендә, шулай ук АКШ, Испания, Австрия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүчеләр дә катнашты. Программа тәмамланмады әле, “Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы” дәвам итә.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: