+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель , 19:10

Авыл аның кебек игелеклеләргә таяна

Шәхси малтабар, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Альберт Рамазанов туган төяген үстерүгә зур көч сала.

Авыл аның кебек игелеклеләргә таяна
Авыл аның кебек игелеклеләргә таяна

Альберт Теләпән авылында туып-үскән. Әтисе Флүт абзый Илеш районының “Правда” колхозында хөрмәтле белгечләрнең берсе — комплекслы бригада бригадиры була, ул балачактан ук Альбертта кендек каны тамган җиргә мәхәббәт тәрбияли. Альберт Рамазанов, бүген бөтен тырышлыгын салып, Теләпәннең чәчәк атуын тели, гомумән, аның хәстәрлекләре белән яши.

20 елдан артык элек ул туган авылында үз эшен, кем әйтмешли, “нүлдән” башлаган. Аның юлында киртәләр күбрәк очраган саен, эшкә тагын да чәмләнебрәк тотына, берсе артыннан берсе килеп торган тормыш сынаулары аны рухи яктан чыныктыра, туган төягенең кыйммәтен ныграк тоя башлый. Үз таланты, үз эшләре һәм гамәлләре белән үз туган авылына кирәк булуына ныграк төшенә.
— Авыл хуҗалыгында хезмәт итү эшчәнлекнең бер төре генә түгел, ул — тулы фидакарьлек таләп итүче яшәү рәвеше, — ди ул. – Заман авыр, дип тормыйбыз, эштән курыкмыйбыз, балачактан ук авыл тормышының нәрсә икәнен беләбез.
Авыл тормышы, дигәннән. Теләсә нинди һава шартларында кырларда эшләп сыналган кешеләр, гадәттә, сүзгә саран була. Кырларда игеннәр шаулап торса да, басудагысы түгел, бурадагысы — ашлык, дигән тәкъбиргә таянып булса кирәк, хезмәтләрен афишалап бармыйлар. Ни гаҗәп, кайбер хуҗалык җитәкчеләре, күз тиюдән куркалардырмы, уңышлары булса да, матбугаттан читләшә. Элегрәк, эшне күрсәтә белү дә осталык билгесе, диләр иде, югыйсә.
Альберт Рамазанов андый заттан булып чыкмады. Үз КФХсының аякта нык торуын исбатлый торган кайбер саннарны атады: бүген авыл хуҗалыгы җирләре 2213 гектарны били, шуларның 2037 гектары – сөренте җирләр. Узган елда 867 гектарда бодай, 680 гектарда арпа, 219 гектарда карабодай, 79 гектарда кукуруз чәчелгән. Ярыйсы ук яхшы уңыш җыйганнар. Кыскасы, хуҗалык җитештерү куәтләрен елдан-ел арттыра.
Терлекчелек — авыл хуҗалыгы предприятиесенең төп керем чыганагы. Альберт Рамазанов хуҗалыгында бүген 400 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 130ы – савым сыерлары.
Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә матур нәтиҗәләргә ирешүгә хуҗалык хезмәтчәннәре Камил Әхмәтшин, Гүзәл Сәлимова, Гөлшат Хәбибуллина, Вәсил Сәлимов, Альберт Карамов, Фәрхәт Зарипов, Илсур Габидуллин, Җәүдәт Фәтхетдинов, Илгиз Исламов, Фидан Йосыпов, Әмир Әхмәдуллин, Рәсил Сәлимов лаеклы өлеш кертә.
Өч ел элек Башкорстан Башлыгы игълан иткән “Атайсал” проектын Илеш районында хуплап каршы алдылар. Бу проект бөтен республикага, Русиягә таралган туган җанлы якташларны берләштерде, илешлеләрнең бердәмлеген һәм рухи көчен янә исбат итте. Проект кысаларында районда бик күп игелекле эшләр башкарылды.
— Туган төбәк язмышына битараф булмаган гражданнарның саны елдан-ел арта, алар җәмгыять тормышында катнашуның әһәмиятен яхшы аңлый. Читтә яшәүче кешеләр дә, мәсәлән, үз якташларының көнүзәк проблемаларын эчкерсез хәл итә – кайда акча белән, кайда техника белән яисә шәхсән катнашып ярдәм итә. Гыйльлә акчада гына түгел. Кеше үз туган авылы – кече ватаны белән элемтәсен өзми. Авыл тормышының үзенчәлеге шунда, – ди Альберт Флүт улы.
Еш кына “Атайсал” да катнашучылар чишмәләрне, зиратларны, Бөек Ватан сугышы яугирләренә һәйкәлләрне төзекләндерә, мәчетләр төзи һәм ремонтлый. Бу проект аша күпләр кече ватан алдындагы үз бурычларын үтәү, эчкерсез ярдәмнән канәгатьлек тойгысы кичерү мөмкинлеген алды. Шушындый игелекле эшләрдә Теләпән авылында яшәүчеләр, шушында туып, хәзер башка төбәктә гомер кичерүчеләр, Альберт Рамазанов башлангычына кушылып зиратны төзекләндерүдә катнашты, Бөек Ватан сугышы каһарманнарына һәм тыл хезмәтчәннәренә һәйкәлләр салуга, мәчет төзүгә үз өлешләрен кертте.
Теләпәннең яңа мәчете совет власте вакытында җимерелгән бина урынында төзелгән. Ләкин мәчет җимерелү теләпәнлеләр күңелендәге Ислам нурын юкка чыгармаган. Намазны үз өйләрендә укыганнар, Гает намазларына өлкән яшьтәге белемле кешеләрдә җыела торган булганнар.
– Авылга мәчет кирәк! – ди Альберт Флүт улы. – Мәчет авылның рухи көзгесе. Борынгы заманда бабайлар әйтеп калдырган бит, әгәр Аллаһ авылга бәла җибәрергә теләсә, ул башта мәчет ишекләре ачыкмы-юкмы икәнен карый. Әгәр мәчет эшли һәм кешеләр шунда йөри икән – ул бәла-казаны читкә алып китә. Мәчеттә догалар укып, хәер-сәдака җыеп кына калмыйча, үсеп килүче буынның биредә сабак алуын, рухи белем туплавын да телибез. Балалар гарәп телен һәм дин нигезләрен өйрәнсәләр, бик яхшы булыр иде. Яңа мәчеттә моның өчен барлык шартлар да бар.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Илеш районы.

 

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: