+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель , 16:55

"Безнең көч - бердәмлектә!"

«Атайсал. Ватан көче» өченче республика форумы чын патриотларны җыйды. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген форумның пленар утырышында белдерде һәм барысына да хезмәте, туган якларына тугрылыгы өчен рәхмәт әйтте.

"Безнең көч - бердәмлектә!"
"Безнең көч - бердәмлектә!"
"Башкортстан сезнең белән горурлана. Бүген безнең белән – Русия Федерациясе Президенты киңәшчеләре белән эшләү департаменты башлыгы Рафаэль Хәкимов. Шулай ук хөрмәтле якташларыбыз – Рәфкать Кантюков, Сергей Иванов, Айдар Ишмөхәммәтов, Дмитрий Пономаревны сәламләвемә шатмын. Уңышлы якташларыбыз арасында яшь, амбицияле җитәкчеләр, эшкуарлар, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать вәкилләре булуы белән горурланабыз.

Безнең белән - республикабызның тугры дуслары. Болар - «Роснефть» компаниясе вице-президенты Геннадий Букаев, Бөтенрусия телерадиокомпаниясе генеральный директоры урынбасары Рифат Сабитов. Алар өчен Башкортстан икенче йортлары булды. Сүз уңаеннан, Рифат Абдулваһапович бүген безнең «Атайсал» проектына кушылды, «Башкортостан» мотоукчылар полкы сугышчыларына гуманитар ярдәм җибәрде. Ел саен без «Атайсал»да катнашучы меценатлар санының артуын күрәбез. Өч ел эчендә 5,5 меңнән артык якташыбыз үзләренең кече Ватанына 1 млрд 300 млн сумнан артык акча керткән. 25 меңнән артык мөһим проектны тормышка ашырдык", - диде Радий Хәбиров.

"Кемдер гыйбадәтханә төзи, коены чистарта, елга аша күперне ныгыта. Кемдер мәктәпкә компьютер бүләк итә яки маскировка челтәре өчен материал, "УАЗ" өчен тәгәрмәчләр сатып ала. Һәр игелекле эш аны кылган кешегә шатлык китерә һәм якташлары, бөтен җәмгыять тарафыннан танылуга лаек. "Атайсал"ның иң мөһим нәтиҗәләренең берсе - без төрле яшьтәге, милләттәге, төрле һөнәр ияләре, төрле дин тотучы инициативалы, битараф булмаган кешеләрнең чын берләшмәсен булдырдык.

Безнең көч – бердәмлектә. Тормыш безне ныклыкка җитди сынаганда, бу аеруча нык күренә.

Бүген безнең заманның төп геройлары - махсус хәрби операциядә катнашучылар, алар ныклык һәм батырлык күрсәтеп, Ватанны саклый. Һәм, әлбәттә, безнең сугышчыларга ярдәм итүчеләрнең барысы да йөрәк кушуы буенча эш итә.

Гуманитар конвойлар оештыруга зур өлеш керткәннәргә аеруча рәхмәт әйтәсем килә. Эштән буш вакытта безнең егетләр өчен кием тегүчеләргә, маскировка челтәрләре үрүчеләргә, СВОдагыларның гаиләләренә ярдәм итүчеләргә.

Узган ел гына да "Атайсал" проекты кысаларында яугирләребезгә ярдәм итү өчен 116 млн сумлык 1610 проект гамәлгә ашырылган. Рәхмәт сезгә", - диде республика җитәкчесе.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бу көннән башлап республикабыздан читтә яшәүче ярдәмчел якташларыбызны «Атайсал» проектының рәсми амбассадорлары дип саныйлар.

"Безнең проект турында Башкортстанны кадерләгән кешеләргә, якташларыбызга, республикадан чыккан кешеләргә, аның дусларына сөйләвегезне сорыйм. Курай моңын, бөек шиханнарны, Башкортстан киңлекләрендә искән кылган җилләрен сагынган һәркем "Атайсал"да катнаша ала. Бергә без җиңәчәкбез! Ватаныбызның көче аның кешеләрендә. Аларның рухында, иманында һәм Ватанга мәхәббәтендә!
Сезнең барлык игелекле эшләрегез, һичшиксез, якташларыгыз, шул исәптән киләчәк буыннар тарафыннан лаеклы бәяләнәчәк. Бергәләп без яңа Башкортстан, бай, көчле, чәчәк атучы яңа Русия төзибез", - дип йомгаклады Радий Хәбиров.

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: