+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель , 14:40

"Кече Ватаныма кулдан килгәнчә ярдәм итәм"

Бүген "Атайсал. Якташлык көче" форумында Русиянең атказанган хәрби белгече, авиация генерал-майоры Әхәт Әсәдуллин да бар иде. Чыгышы белән ул Чишмә районының Үдрәк авылыннан.

"Кече Ватаныма кулдан килгәнчә ярдәм итәм"
"Кече Ватаныма кулдан килгәнчә ярдәм итәм"
Ул үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты.

-Мин хәрби кеше буларак, бүген СВОда катнашучы егетләргә ярдәм итәргә тырышам. Алар белән, бигрәк тә үземнең якташ егетләр белән даими бәйләнештә торам, аларның йомышларын үтим. Нигездә аларны бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәбез. Авыр хәлләр дә була, район хәрби комиссариаты белән берлектә эш итәбез.
 
Яугирләрнең гаиләләрендә проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Бу очракта кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатабыз, памяткалар эшлибез. Шушы юнәлештә эш башкарабыз. Нигездә районнан якташлар, авылдашлар мөрәҗәгать итә.

Үзем Мәскәүдә яшим. Анда Ветерананр, генераллар, адмираллр, Русия геройлары комитетында әгъза булып торам. Алар белән  СВОга ярдәм җыябыз, сугыш зонасында булабыз. Шунысы шатландыра, егетләрнең, бигрәк тә якташларыбызның рухы күтәренке, бер-берсенә ярдәм итәләр. Күп кенә чишмәлеләр бүген "Днепр" группировкасы составында хезмәт итә. Без аларга уңышлар телибез һәм җиңүгә ышанабыз.

Кызганычка каршы, туган авылымда еш була алмыйм. Мин 1969 елда авылдан чыгып киткән идем, Краснодар краеның Армавир шәһәрендә хәрби училищега укырга кердем. 1973 елны Ырынбур өлкәсенә җибәрделәр. Анда безнең аэродром урнашкан иде. 2009 елда хәрби хезмәттән киттем. Эшне "Росавиация"дә дәвам иттем. Әле дә эшлим, туган илемә кулдан килгәнчә ярдәм итәм, - диде Әхәт Әкрам улы.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: