+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель , 16:55

Радий Хәбиров: Һәммәгезгә дә зур рәхмәт!

Бүген Уфаның «Торатау» конгресс-холында «Атайсал. Ватан көче» өченче республика форумының пленар утырышы башланыр алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Атайсал – кече Ватан» проектының актив катнашучылары белән аралашты һәм хәйриячеләр күргәзмәсен карады.

Радий Хәбиров: Һәммәгезгә дә зур рәхмәт!
Радий Хәбиров: Һәммәгезгә дә зур рәхмәт!
Белорет районының Манышты авылыннан чыккан Раян Миһранов төбәк Башлыгына үзенең кече Ватанында биатлон һәм шахмат буенча чемпионат оештырганын, авылда яугирләр паркы ачканын һәм агачлар утыртканын, шулай ук якташларын республика гәзитләренә һәм журналларына яздырганын сөйләде. Радий Хәбиров аның белән сөйләшкәндә Белорет районына эш сәфәрләренең берсендә авылга килергә тырышачагын белдерде.

Мәчетле районының Сабанак мәчете старостасы һәм имам-хатыйбы Айнур Зәбихуллин, «Атайсал» проектында катнашу нәтиҗәсендә, сабанаклылар зиратның коймасын алыштырды, түбәсен яңартты, су үткәрде, мәчеттә газ казанын һәм плитәсен алыштырды, шулай ук хәзерге вакытта СВО зонасында булган якташларына гуманитар ярдәм җибәрде, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук Радий Хәбировтан әлегә ирекле нигездә эшләүче старосталарның вәкаләтләрен киңәйтү мәсьәләсен карауны сорады.

Республика Башлыгы искәрткәнчә, Башкортстанда старосталар институты 2019 елда төзелгән, республика законы кабул ителгән һәм гамәлдә.

- Авыл старосталары институты халык белән эшләүдә "эшлекле корал"га әверелде: алар авылда яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклаучы булып тора. Без авыл старосталарына ничек ярдәм итәргә кирәклеге юнәлешендә эш алып барабыз, - диде Радий Хәбиров.
 
Республика Башлыгына шулай ук СВОдагы якташларыбызга ярдәм итү өчен җитештерелә торган эшләнмәләрне күрсәттеләр.

Баймак районы эшкуары һәм меценаты Илсур Нәбиуллин республика җитәкчесе белән аралашканда 40тан артык проект алып баруы турында сөйләде. Мәләвез районының Воскресенское авылына ятим балаларга машина тапшырган, мәчетләр төзүдә һәм ремонтлауда ярдәм итә, район һәм республика конкурсларына спонсорлык итә, Баймак районыннан СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итә. Ул шулай ук Башкортстанда беренче Урман сабантуен үткәргән.

Республика Башлыгы проектның барлык меценатларына һәм хәйриячеләренә кече Ватанга булган мәхәббәтләре һәм яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде.

- "Атайсал" проектының иң мөһим кыйммәте шунда, ул бер урында тормый, үсеш ала. Өч ел эчендә проект киңәйде һәм республиканың һәр кешесенең һәм Русиянең башка төбәкләрендә яшәүче якташларыбызның аңына үтеп керде. Без якташларыбызны җәлеп итеп кенә калмый, аларның кече Ватаннарына ярдәм иткәндә нинди хисләр кичерүен күрдек.  "Атайсал" проектының көче шунда, -дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев.


Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: