+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель , 14:35

Якташлар киңәш корды

Бүген Уфаның «Торатау " Конгресс-холында "Якташлык көче" өченче форумы уза. Анда "Атайсал – Кече Ватан" проектына нәтиҗә ясала.

Якташлар киңәш корды
Якташлар киңәш корды
Әлеге чарага илебезнең төрле төбәкләреннән кече Ватаннарына ярдәм итүче меңгә якын кеше җыелган.

Форум кысаларында бинаның беренче катында «Башкортстан Республикасы» нәшрият йортының «Добрая подписка» дип аталган акциясе узды. Акцияне оештыручыларны берничә дистә кешенең үзләренең яраткан республика, район басмаларын СВОда катнашучыларны, тыл хезмәтчәннәрен , туганнарын һәм якыннарын актив яздыруы һәм эстафетаны дусларына тапшыруы сөендерде.

Монда, шулай ук, "Якташларыбызның изге эшләре" видеосалонында "Атайсал" порталының район һәм шәһәрләрдә гамәлгә ашырылган проектлары турында сюжетлар күрсәтелде, проектның меценат-амбассодарларының күргәзмәсе узды.

"Атайсал" Ватан көче" ачык дискуссия мәйданчыгында төрле төбәкләрдә, шул исәптән Мәскәү һәм Санкт-Петербургта яшәүче якташларыбыз үзләренең изге эшләре турында бәян итте. "Бергәләп җиңәчәкбез!" "түгәрәк өстәле"ндә масус хәрби операциядә катнашучылар темасы күтәрелде, аларга ярдәм чаралары барланды, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына медицина, реабилитация ярдәме, тылдагы ярдәм турында чыгышлар яңгырады.

Автор фотосы

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: