-1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 апрель , 07:40

Дүрт гомер өзелгән

Кичә Күгәрчен районында ике машина бәрелешкән. Дүрт кеше һәлак булган, шуларның икесе - балалар.

Дүрт гомер өзелгән
Дүрт гомер өзелгән

Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов һәлакәт урынына барган. Ул хәбәр иткәнчә, авария бүген 16.00 сәгать тирәсендә Магнитогорск - Ира юлында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, "ВАЗ-2110" автомобиле руле артында утыручы шофер каршы юлга чыккан һәм "Chevrolet Lanos" белән бәрелешкән.

"Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "Chevrolet" автомобиле пассажирлары: бер хатын-кыз, 2021 һәм 2023 елда туган ике бала ашыгыч медицина ярдәме килгәнче һәлак булганнар. Шоферны дәваханәгә алып киткәннәр.

Ә "ВАЗ-2110" автомобилендә - пассажир ир-егет һәлак булган. Калган ике пассажир һәм шофер дәваханәгә озатылган", - дип хәбәр итә Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: