Ул алты башкорт тирмәсеннән тора. Аларның һәркайсы махсус тимер подмостта урнаштырылган.
- "Торатау” визит-үзәгенә килүче һәм шиханга менәргә, аның янында ял итәргә теләге булган кунаклар өчен уңайлы тирмәләр төзедек. Алар үзара бердәм комплекска берләштерелгән һәм ел әйләнәсенә эшләячәкләр, - дип аңлатты “Торатау” геопаркы генераль директоры Артур Иделбаев.
Иң зур һәм матуры – 12 метрлы тирмә – кунаклар өчен кафе. Тагын бер тирмәне сувенир лавкасы буларак ачканнар. Тагын берсе мәгариф, фәнни-популяр чаралар үткәрү өчен тарихи-мәдәни үзәк булып тора. Ә берсе конференцияләр, киңәшмәләр һәм конкурслар үткәрү өчен куела.
Ике тирмә кунаклар өчен. Анда туристларның уңайлыгы өчен йокы урыннары, кухня һәм санузел бар. Барлык тирмәләр агач сукмак, баскычлар белән тоташтырылган.
Фото: "Башинформ"