Беренче Май элек-электән ил халкының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булды. Ул лаеклы хезмәткә хокук өчен көрәштә теләктәшлек көне буларак барлыкка килгән. Май бәйрәме беренче тапкыр 1890 елда Варшавада, эшчеләрнең баш күтәрүләреннән соң билгеләп үтелә башлый. Безнең илдә ул башта Интернационал көне, дип аталган, соңрак, 1970 елларда, Хезмәтчәннәрнең халыкара теләктәшлек көне, дип үзгәртелгән, ә 1992 елдан Беренче Майны рәсми рәвештә Яз һәм Хезмәт бәйрәме дип атыйлар. Хәзерге вакытта яз һәм хезмәт көнен, милли бәйрәм буларак, 86 илдә билгелиләр.
Беренче майның төп лозунгы “Тынычлык. Хезмәт. Май” чакыруы була, һәм бу көн озак вакыт эшчеләрнең үз хокукларын яклау өчен эш бирүчеләрнең сигез сәгатьлек эш көне һәм аларның авыр эшенә лаеклы түләү таләпләре белән революцион “маевка”лары һәм манифестацияләре белән ассоциацияләнә. Күптән инде пролетарийлар һәртөрле җәберләүгә каршы көрәш өчен җыелган “маевка”лар юк. Буржуаз режимны алыштырырга яки полиция белән канкойгыч бәрелешләргә чакыручы листовкалар да юк. Бүгенге дөньяда сәяси характерын югалткан Беренче май акцияләренә эшчеләр генә түгел, ә укытучылар, табиблар, дәүләт хезмәткәрләре, халыкның киң катламнары да бер-берсе белән теләктәшлек, бәйрәм бердәмлеген күрсәтү өчен чыга.
Совет елларында 1 Майны бәйрәм итү кысаларында традицион рәвештә эшчеләрнең демонстрацияләре һәм йөрешләре, концертлар һәм митинглар була иде. Кызыл флаглар һәм һава шарлары — бу датаның аерылгысыз атрибутлары. Иртәнге 4-5ләр тирәсендә Башкорт дәүләт университеты алдына тезелеп, шарлар, транспарантлар күтәреп, патриотик җырлар, гармун моңнарына күмелеп, җәяү генә Октябрь проспектына кадәр барганны, трибуналар яныннан “Урра” кычкырып үзып киткәнне без дә бик яхшы хәтерлибез!
Еллар агышы, буыннар алмашынуы, иҗтимагый-сәяси кыйммәтләрнең үзгәрүе нәтиҗәсендә әлеге дата хәзер инде башкачарак кабул ителә. Кайчандыр пролетар бердәмлекне гәүдәләндергән 1 Май бүген Яз һәм Хезмәт бәйрәменә әверелде.
Бәйрәм дигәч, нигездә, ял итү, күңел ачу кебек төшенчәләр күздә тотыла. Әмма аның асылы башкачарак. Бигрәк тә авылларда бу вакыт тулы куәтенә эш кайный торган чор. Кыр эшләренең дә кызган чагы. Игенчеләр күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тукландыра-тырмалый, сөрелгән җирләрне эшкәртә, көне-төне кырда тир түгә, басудан кайтып керми. Язның бер көне елны туйдыра, диләр бит. Көзне мул уңыш белән каршы алу өчен язын шактый гына тир түгәргә кирәк.
1 май сәнәгать секторы өчен дә зур әһәмияткә ия, чөнки бу көнне кешелек тарихы дәвамында эшчеләрнең казанышлары билгеләп үтелә. Әйтик, республика җитәкчелеге ел саен 1 май алдыннан хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшыра. Ә кеше өчен хезмәте лаеклы бәяләнү бик мөһим. Бу аны яңадан-яңа үрләргә, казанышларга өнди.
Менә өченче ел инде май бәйрәме Русия өчен бик җиңел булмаган шартларда үтә. Махсус хәрби операция башлану белән бөтен ил, шул исәптән республика халкы җиңүне якынайту өчен берләште: ир-егетләр нацистларга каршы көрәшкә, тылдагылар аларга ярдәм итү вахтасына басты. Башкортстан махсус хәрби операция башланганнан бирле яугирләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү өчен 7 миллиард сумнан артык акча юнәлтте. 39 төр ярдәм чарасы булдырылды, алар барысы да финанс белән ныгытылды. Яугирләргә гуманитар конвойлар озату, маскировка челтәрләре үрү, окоп шәмнәре ясау –─ менә нинди хезмәт берләштерә бүген ил халкын.
“Тынычлык. Хезмәт. Май”. Соңгы ике елда Русия халкы өчен бу шигарьнең тәүге сүзе аеруча кадерлегә әйләнде. Ил чигендә тынычлык урнаштыру һәм җиңүне якынайту теләге белән яна һәр йөрәк. Киләсе бәйрәмнәрне тынычлыкта каршы алсак иде, дип тели бүген һәркем.
Бу язгы бәйрәм һәрвакыт яңарыш, якты өметләр, үзара ярдәмләшү һәм бердәмлек билгесе булып торды һәм шулай булып кала. Безнең барыбызны да май бәйрәмнәре яңарышка, яхшылыкка дәртләндерсен. Әлеге җылы яз көннәре дуслар һәм якыннар белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен!