+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 Май , 17:33

Безне шаккатмалы июнь белән июль көтә!

Синоптиклар аномаль җәйгә әзер булырга куша.  

Безне шаккатмалы июнь белән июль көтә!
Безне шаккатмалы июнь белән июль көтә!

Синоптиклар быелгы июнь белән июльне Русиянең күп кенә төбәкләрендә һава шартлары ягыннан чыннан да аномаль булачак дип кисәтә. Метеорологлар фикеренчә, киләсе сезон шактый сюрпризлар китерәчәк һәм ил халкы өчен ныклык сынавы булачак.
Гадәттә җәй көне без эссе һәм кояшлы һава торышын көтәбез. Әмма 2024 елда, белгечләр кисәткәнчә, эш бары тик эсселек белән генә чикләнмәячәк. Аномаль эсселек чоры белән бергә русиялеләргә коеп яуган яңгырлар рәвешендә мул явым-төшемнәргә әзерләнергә кирәк.

Июнь аенда ук Русиянең үзәк өлешендәге кайбер төбәкләр көчле яңгырлар һәм яшеннәр белән очрашачак. Фаразлар буенча, рекордлы күләмдә явым-төшем Мәскәүдә, Мәскәү янында, Смоленск, Владимир, Калуга, Тверь, Түбән Новгород өлкәләрендә һәм күрше субъектларда булачак. Бу якларда июнь су агымында “батачак”.

Июль шулай ук русиялеләрне мул яңгырлар белән сөендерәчәк, әмма инде илнең башка почмакларында. Бу юлы Санкт-Петербургны, Ленинград өлкәсен, Карелияне, шулай ук Алтайны, Камчатканы һәм Приморье краен су басачак. Синоптиклар Приморьеда яңгырлар икенче җәйге ай дәвамында туктамаячак дип раслый.

Шулай да, явым-төшем күп булуга һәм су басуга карамастан, 2024 елның җәйге сезоны Русиянең күп кенә төбәкләрендә гадәттәгедән җылырак булачак. Ә илнең көньягында искиткеч эссегә әзерләнергә кирәк.

"Соңгы 25 елда Краснодар краенда җәй 95 процент очракта аномаль эссе булды. Быел без 2023 елда билгеләнгән температура максимумын арттыруны көтәбез", - дип аңлата танылган синоптик Александр Шувалов. Аның фаразлавынча, июнь һәм июль айларында Русиянең Көньягында бик эссе булу мөмкинлеге 70 процентка җитә.

Явым-төшем һәм температура буенча фаразларда мондый аерма төрле төбәкләр өчен факторлар комплексы, шул исәптән глобаль җылыну һәм океан агымнарындагы аномалияләр йогынтысы аркасында барлыкка килә. Һава шартларының кискен үзгәрүе шәһәрләрнең, авыл хуҗалыгының һәм гомумән экологиянең тормыш тәэмин итү системалары өчен чын сынау булыр дип көтелә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: