Гафури районының Үзбәк авылында давыл мәктәп бинасы түбәсен куптарган.
Урынга килгән коткаручылар ачыклаганча, түбәдән купкан профнастил мәйданы 450 квадрат метр тәшкил итә. Түбә тулысынча 1400 квадрат метр зурлыкта.
Зыян күрүче кешеләр юк. Балаларны дистанцион укытуга күчереергә җыеналар.
Белорет шәһәрендәге Яныбай Хамматов исемендәге гимназия бинасы түбәсе дә өлешчә купкан. Урынга ашыгыч хезмәтләр килгән. Алар гимназия спортзалы өстендә 80 квадрат метр мәйданда түбә кубуын ачыкланган.
Башкаланың Рихард Зөорге урамында кичәге давыл агачларны аударган.
Сездә-бәла каза булмадымы, җәмәгать?
Фото: "Башинформ"