Уфада бер ир уйланылмаган адымга барырга уйлаган, әмма узып баручылар аны бу адымга бармаска күндергән.
ufa_rb Телеграм-каналында хәбәр итүләренчә, Затон күпереннән китеп барган уфалылар хәвефле хәлдәге ир-атны күреп калган. Алар туктап аның белән аралаша башлаган. Ир-ат хатынының балалары белән аңардан китүен, салгалап йөргәне өчен әнисе өйдән куып чыгаруын, озак вакыт эш таба алмавын сөйләгән.
Бәхеткә, бар да әйбәт тәмамланган. Коткаручылар килгәнче шаһитлар ирне җиргә егып сала алган һәм шулай тотып торган. Соңрак ир белән психолог сөйләшкән, ахырда аны полиция алып киткән.
Махсус хезмәтләрдә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына бу хәбәрне раслаганнар, әмма нинди дә булса комментарийлардан баш тартканнар.
Фото:@Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан, Telegram