+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 Май , 09:09

Филгә күпме пенсия түлиләр?

Җырчы һәм юмор остасы Рифат Зарипов Таиландта да үзебезнең илне кайгырта.

Филгә күпме пенсия түлиләр?
Филгә күпме пенсия түлиләр?

Бу көннәрдә ул социаль челтәрдә әлеге илдә гаиләсе белән төшкән фотолар куя. Алар кемнеңдер ачуын чыгара, әмма күпләр матур гаилә өчен шатлана гына.

Ә Рифат үзе, чит утрауларда да туган илен кайгырта һәм аларның филен йөгәнләп йөргәндә үзебезнең авыл хуҗалыгы ургылып алга баруының бер юлын чамалый.

«Люси кушаматлы фил бу. Безне матур итеп йөртте. Без аны тәмле банан белән сыйладык. Таиландта иң абруйлы хайван. Хәтта кешегә караганда да кадерлерәк икән. Монда, олыгайгач, филләрдән кала, беркемгә дә пенсия түләнми. Филләргә аена 15 мең бат пенсия түлиләр. Безнең акча белән якынча 37 мең була. Әгәр безнең илдә сыерларга аена 37 мең сум пенсия түләсәләр, авыллар яңадан гөрләп яшәп китәрләр иде микән?» – дип яза ул.

Пенсия түләргә авылларда сыеры да калмады бит әле аның...

Фото: Рифат Зариповның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: