+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 Май , 18:30

Дүртөйледә - коточкыч янгын

Янгында өч йорт, биш берәмлек техника янып беткән, ике кеше зыян күргән.

Дүртөйледә - коточкыч янгын
Дүртөйледә - коточкыч янгын
Бүген иртән Дүртөйледә зур янгын булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, өч торак йортны ялмаган, ике кеше җәрәхәт алган.

Янгын "Урман" урамында чыккан. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, утны 63 яшьлек хатын белән ир сүндерергә тырышканнар. Нәтиҗәдә, алар сөрем исе белән агуланган.

Һәлакәт урынына МЧС, "Роснефть" янгын сүндерүчеләре, шулай ук якындагы өч авыл Советыннан ярдәмчеләр килгән. Сүндерүгә 15 кеше һәм җиде техника җәлеп ителгән. Алар йорттан ике пропан һәм бер кислород баллоннын алып чыккан.

Янгынны сәгать ярымнан соң сүндергәннәр. Ут өч торак йортка зыян китергән, гаражга, мунчага, хуҗалык корылмаларына күчкән, аларның берсендә ике мотоблок һәм өч мотоцикл янып беткән.

Хәзер янгынның сәбәпләрен Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе тикшерүчесе ачыклый.

 
 
Фото:главное управление МЧС по Республике Башкортостан

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: