+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 Май 2024, 04:56

Гази Заһитовка һәйкәл ачылачак

9 майда башкалада тагын нинди тантаналы чаралар көтелә?

Гази Заһитовка һәйкәл ачылачакГази Заһитовка һәйкәл ачылачак
Гази Заһитовка һәйкәл ачылачак
Башкортстан башкаласында Җиңү көне, традиция буенча, Совет мәйданында Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә, шулай ук, Җиңү паркындагы Мәңгелек ут һәм мемориалларга чәчәкләр салу тантаналарыннан башланачак. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, Русия Геройлары, хакимият органнары җитәкчеләре, ветераннар оешмалары вәкилләре, хәрби берләшмәләр әгъзалары катнашачак. Шуннан соң Җиңү паркында якташыбыз, Рейхстагка Җиңү байрагын беренчеләрдән булып кадаган Гази Заһитовка һәйкәл ачу планлаштырыла.

12.00 сәгатьтә Октябрь проспектында тантаналы рәвештә 1,5 мең кешедән торган хәрби парад узачак. Алар арасында кыска вакытлы ялга СВО зонасыннан кайткан сугышчылар, курсантлар, кадетлар, “Башкортостан” ирекле мотоукчылар полкы хәрбиләре, Эчке эшләр министрлыгының кавалерия һәм кинология бүлекчәләре хезмәткәрләре бар. Беренче тапкыр анда Башкортстан буенча УФСИНның хатын-кызлар расчеты катнашачак. Аннан соң механикалаштырылган колоннаның үтүе планлаштырыла. Тантаналы чара Первушино аэродромының биш вертолеты һәм 12 кече авиация самолеты очышы белән тәмамланачак. Парадны җыелма тынлы оркестр озата барачак, аның составында сигез ведомство коллективы бар.

Шулай ук, 8 майдан 10 май иртәсенә кадәр Ленин исемендәге мәйданда Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техника һәм ретро-автомобильләр күрсәтеләчәк. 9 майда 13:00 сәгатьтән бу мәйданчыкта кунакларны кыр кухнясы көтә.

Шунысы мөһим: быел салют булмаячак – фейерверк бәясе күләмендәге акча СВОда катнашучыларга ярдәмгә юнәлтеләчәк. Шулай ук, хәвефсезлек максатында “Үлемсез полк” маршыннан бөтен илдә баш тартырга карар ителде, дип хәбәр итте акцияне оештыручылар.

Шунысы куандыра: башкалабыз көннән-көн күркәмләнә. Бүген Уфада тулы куәтенә 450 еллык юбилейга әзерлек бара. Шул уңайдан шәһәрдә күп төзелеш эшләре кайный. Мэриядә белдерүләренчә, Ленин, Карл Маркс, Пушкин, Коммунистик һәм Новомостовая урамнарын яңартуга аерым игътибар бирелә, чөнки биредә төп бәйрәм чаралары узачак. Тротуарларга һәм юлларга гранит плитәләр салу һәм фасадларны яңарту эшләре бара. Эскәмияләр һәм урналар, шулай ук, фонарь баганалары һәм хәтта урам люклары бердәм формада булачак. Урам яктылыгының барлык чыбыклары җир астына яшерелә. Кибет һәм кафе билгеләре кечерәк һәм кыскарак булачак, әмма, моңа карамастан, трафик, киресенчә, артачак, чөнки урамнар матуррак һәм уңайлырак булачак. Димәк, бу нокталарга шәһәр халкы һәм кунаклары агымы күп булачак. Шәхси оешмаларның 80 проценты яңа концепция белән килешкән инде.

Эшләрнең иң чыгымлы өлеше – гранит тротуарлар салу. Моннан тыш, урамнарда бюджеттан тыш финанслар исәбенә кече архитектура формалары һәм төрле арт-объектлар урнаштыру күздә тотыла.

Янә шул: Уфаның 450 еллыгында яшьләрне башкалада зур бәйрәм көтә – биредә 1 июньдә VK Fest чарасы үткәреләчәк.
Шундый ук чара Сириуста (Сочи), Санкт-Петербургта, Мәскәүдә һәм Красноярскида узачак. Фестиваль беренче тапкыр ай ярым дәвам итәчәк, 1 июньнән 14 июльгә кадәр. Уфа әлеге зур чараны ачып җибәрүче шәһәр булачак.

– Узган елда без VK Festны беренче тапкыр Себердә һәм Ерак Көнчыгышта уздырдык һәм фестивальнең Мәскәү һәм Санкт-Петербургта гына түгел, бөтен Русиядә популярлыгын күрдек. Урал буе халкының да яраткан артистлары, блогерлары һәм спикерлары белән очрашуын телибез. VK Fest алар өчен җәйнең яхшы башы булыр һәм бөтен сезонга җитәрлек эмоцияләр бүләк итәр дип өметләнәбез, – дип хәбәр итте проект җитәкчесе Зоя Новикова.

Узган елда VK Fest бер ай дәвам иткән иде, беренче тапкыр ул биш шәһәрдә узды һәм 200 000нән артык кунак җыйды. Фестивальнең гомум дәвамлылыгы 66 сәгать тәшкил итте. Онлайн-трансляцияләр 34 миллион карау җыйган. Фестиваль 500дән артык селебритины – атаклы һәм билгеле кешеләрне берләштергән, чыгыш ясаучы артистлар саны буенча Русия рекордын куйган.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас