+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 Май , 19:50

Грантлар конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланды

5 апрельдән 6 майга кадәр Башкортстан Башлыгы грантлары фонды 2024 елда республиканың дәүләт телләрен һәм халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә грантлар конкурсына гаризалар кабул итте.

Грантлар конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланды
Грантлар конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланды
Бу вакыт эчендә 186,1 млн сумнан артык гомум соралган ярдәм суммасы белән 133 проект бирелгән. Конкурсны финанслау 50 млн. сум тәшкил итә, бер проектны тормышка ашыру өчен - 3 млн. сумнан артык түгел.

Әлеге фонд конкурсында, әгәр аларның проектлары республикабыздан читтә башкорт телен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән булса, Русия Федерациясенең башка субъектларыннан коммерцияле һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмалар катнаша ала. Быел Мәскәүдән, Курган, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләреннән, шулай ук Пермь краеннан үз проектларын финанслауга заявкалар бирделәр.

Бирелгән гаризалар саны буенча лидерлар: Уфа шәһәре - 49 гариза, Сибай шәһәре - 8 гариза, Гафури районы - 7 гариза.

Җиңүчеләр июльдә игълан ителәчәк, ә аларның проектларын гамәлгә ашыруга старт 1 августтан да иртәрәк планлаштырылмый.

Конкурсны уздырган 4 елда Фонд тарафыннан 230 млн. сумлык 134 проект хупланды. Ел саен ярдәм алучы проектлар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны да, өлкәннәрне дә колачлый, Башкортстан Республикасы халыкларының, башкорт халкының мәдәни мирасын һәм телләрен саклап калуга һәм баетуга ярдәм итә.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: