+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 Май , 07:50

Хәвефсезлеккә аерым игътибар биреләчәк!

Моңа республикада барлык хокук саклау органнары җәлеп ителәчәк.

Хәвефсезлеккә аерым игътибар биреләчәк!
Хәвефсезлеккә аерым игътибар биреләчәк!

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе итеп узган елдан әлеге ведомство җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Кирилл Первов билгеләнде. Бу хакта Хөкүмәтнең атналык оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Республикада Җиңү көнен бәйрәм итү вакытында җәмәгать тәртибен һәм гражданнар иминлеген тәэмин итү, шулай ук террорчылык һәм экстремистик күренешләр фактларын булдырмау өчен эчке эшләр органнары, “Росгвардия”, МЧС, шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре, халык дружиналары әгъзалары һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре җәлеп ителәчәк. Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов хәбәр итте.

Быел башкорт теле буенча унынчы Халыкара диктантында катнашучылар саны 400 меңнән арткан. Халыкара мәгърифәтчелек акциясе нәтиҗәләре турында мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин сөйләде. Диктант язу өчен бөтен дөньяда 3018 мәйданчык оештырылган. Шулардан: 2 689 мәйданчык – республика территориясендә, 283е – Русия төбәкләрендә, 46сы – чит илләрдә.

“28 апрельдә билгеләнгән Хәтер һәм хөрмәт көнендә Башкортстанның 93 мең кешесе туганнары һәм якыннары каберендә булган”, ─ – дип белдерде торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Юрий Палтусов. Бу көнне 301 гектар зират территориясе җыештырылган, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм ветераннарның 13 мең каберлеге төзекләндерелгән, куркыныч янаучы 2 мең агач киселгән, 25 мең метр койма ремонтланган, 9 мең тонна чүп-чар чыгарылган.

Республика Башлыгы оператив киңәшмә барышында транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебановны каты тәнкыйть утына тоты. Сәбәбе ─– төбәктә үлчәү контроле станцияләре эшләмәү. Бу республикада, бигрәк тә аның көньягында, юлларның җимерелүенә китерә. Радий Хәбиров сүзләренчә, 7 яңа станция һаман да эшләтеп җибәрелмәгән, ә элекке 13 станциянең икесе генә эшли. Шул ук вакытта, республика станцияләр саны буенча Русиядә икенче урынны били. “Көньяктан шикаятьләр аеруча күп. 19 майда барысы да эшли башларга тиеш. 20 станция булырга тиеш! Без Юл фондына килергә тиешле 50 миллион сумны югалттык инде. Станцияләр санын арттырабыз, ә акча күләме кими. Ничек шулай? Тәртип урнаштырыгыз!” ─ – дип боерды республика Башлыгы.

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов язгы кыр эшләре барышы турында сөйләде. Аерым алганда, барлык районнар аграрийлары (Бөрҗәннән тыш) язгы чәчүгә керешкән. Бер тәүлек эчендә якынча 70 мең гектарда чәчелә. Кичәге көнгә 405 мең гектарга язгы культуралар чәчелгән, бу планның 20 процентын тәшкил итә. Көзге культураларга килгәндә, чәчүлекләрнең 99 проценты яхшы һәм канәгатьләнерлек кышлаган, дип бәяләнә. Соңгы көннәрдә салкыннар булу сәбәпле, чәчүлекләрне өстәмә тикшерү үткәреләчәк.

Бөртекле һәм кузаклы культуралардан тыш, 91 мең гектарда ─ майлы культуралар, 14 мең гектарда ─ шикәр чөгендере, 21 мең гектарда мал азыгы культуралары чәчелгән. Сигез районда ачык туфракта яшелчәләр һәм бәрәңге утыртыла.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: