+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 Май , 18:32

"Көндез - спортсмен, кичен - кайвакыт, спиртсмен"

Данир Сабиров тел бистәсе генә түгел, фәйләсүф тә икән әле.

"Көндез - спортсмен, кичен - кайвакыт, спиртсмен"
"Көндез - спортсмен, кичен - кайвакыт, спиртсмен"

«Без кайвакыт кирәксез теләкләр белән тулы: бер кулда – бокал, икенчесендә – Коръән... Менә шулай зәңгәр күк астында яшибез без – ярым динсезләр һәм ярым мөселманнар», дигән бөек фәлсәфәче, шагыйрь Гомәр Хәйям.

Данир да, аның фикерен дәвам итеп, үзе турында болай язган:
«Көндез – спортсмен, кичен, кайвакыт, спиртсмен. Арасында – артист, җомга көнне – мөселман. Булдыралганча яхшылыклар да эшлим, гөнаһлары да җитәрлек...
И Ходаем, кичер минем иске гөнаһларымны, бир көч яңаларын кылмаска!»

Виртуаль дуслары аны аңлаган кебек.
«Шулай инде, кеше хатадан хали түгел. Тормыш шулай дәвам итә...»;

«Гомер бер тапкыр бирелә. Һәрберебезнең үз язмышы. Кемгә кайчан килә ул намазга басу, мәчеткә йөрү. Ялгышларны төзәтик, ә язмышларны үзгәртеп булмый, диләр бит», – дип язучылар бар.

Ә сез Данир белән килешәсезме, дуслар?

Фото: Данир Сабировның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: