2024 елның җәйге сезоны метеокүзәтүләр тарихында ил буенча иң эссе булачак. Мондый фараз белән синоптиклар чыгыш ясаган.
Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов, Росгидромет мәгълүматларына сылтама ясап, республика территориясендә янгын куркынычы сезоны шактый катлаулы булыр дип фаразлана, дип өстәде.
"Шуңа күрә аңа әзерлек ел башыннан ук башланды", - дип белдерде ул.
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов әйтүенчә, быелгы ташкын яңа бетеп кенә килә, әмма инде 69 гектарда коры үлән януның 109 очрагы теркәлгән. Янгынны вакытында сүндергәннәр, торак йортларга күчмәгән.
- 2023 елда Башкортстан Республикасы территориясендә коры үләнгә ут кабуның 1,5 мең очрагы теркәлде, - диде Кирилл Первов. – Бу, 2022 елдагы белән чагыштырганда, 2 тапкырга күбрәк. Ул вакытта 642 гектарда янгын теркәлгән иде, былтыр - 1700. Янгыннарның беренче сәбәбе – ут белән саксыз эш итү, чүп-чар яндыру һәм пыяланың кояшта кызып, аның астындагы коры үләннең янып китүе. Яшен сугып, былтыр дүрт янгын очрагы теркәлде.
Быел янгын сүндерү өчен янә 4 автоцистерна сатып алынган.
Фото: pravitelstvorb.ru