+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 Май , 15:50

«Бөек Русь» лайнеры - Уфада!

Бүген Уфага өч палубалы «Бөек Русь» лайнеры килә.

«Бөек Русь» лайнеры - Уфада!
«Бөек Русь» лайнеры - Уфада!


Ул Мәскәүдән Уфага һәм кирегә Дубна, Тутаев, Городец, Түбән Новгород, Свияжск, Алабуга (Мамадыш), Агыйдел, Казан (Кремль/Иске Татар бистәсе), Чабаксар (Йошкар-Ола), Түбән Новгород (Муром/Дивеево), Городец, Чкаловск, Ярославль, Калязин аша рейс башкара.

"Бөек Русь" 2021 елда елга-диңгез тибындагы барлык круиз теплоходларыннан беренче буларак Агыйдел елгасы буйлап уңышлы үтеп, Дуслык монументында причал янында тукталуы белән билгеле. Шул вакыттан бирле әлеге теплоход ел саен Башкортстанга круизлар башкара.

- Башкортстанда елга транспортын үстерү буенча эш дәвам итә. Ел саен республика суларына суднолар керү саны арта. Мәсәлән, 2022 елда 13 судно керү башкарылган, былтыр - 20. Быел да республикада шундый ук сандагы теплоходларны кабул итү планлаштырыла, - диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Руслан Гарипов.

Уфада "Бөек Русь" бүген 20.00 сәгатькә кадәр тора. Аннан соң теплоход Агыйделгә китәчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: