+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 Май , 15:05

"Мине тиле дип таныгыз!"

Пермь университетында атыш оештырган Тимур Бекмансуровның гомер буена төрмәдә утырасы килми.

"Мине тиле дип таныгыз!"
"Мине тиле дип таныгыз!"

Юридик факультетның беренче курс студенты Тимур Бекмансуров 2021 елның 20 сентябрендә Пермь университетында мылтыктан кешеләр атып үтерде. Ул 6 кешенең гомерен өзгән һәм 23 кешене яралаган. Тагын 17 кеше, качканда, тәрәзәдән сикереп имгәнгән.

Аны гомерлеккә төрмәгә утырттылар. Әмма ул үзен акылга зәгыйфь дип тануларын сорый.

Моның өчен Югары судка мөрәҗәгать иткән. Ул үзенең акылсыз булуын һәм психоз белән авыруын белдерә. Аның фикеренчә, медицина экспертлары моны ялгышлык аркасында аңламаган.

Бекмансуров 2 апелляция һәм кассацион шикаять биргән. Бер утырышта ул үзенә карата «начар гамәл» эшләүләрен һәм дөреслеккә туры килмәгән экспертизалар үткәрелүен әйткән. Табиблар башта 3 диагноз куйган: эмоциональ-тотрыксыз тайпылыш (эмоционально-неустойчивое расстройство), катнаш тайпылыш (смешанное расстройство) һәм шизофрения, ләкин аларның берсе дә расланмаган. Үтерүче әйтүенчә, аңа психотроп дарулар эчерткәннәр һәм шуңа күрә тикшеренүләр аның акылдан язган булуын күрсәтмәгән.

Прокурор судта Бекмансуровның психозлары да, акыл зәгыйфьлеге дә булмавын әйткән. Ул күпләп үтерү өчен махсус рәвештә барган, димәк, хөкем карарын йомшарту өчен бернинди сәбәп юк.

Фото: "Шот" каналыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: