+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 Май , 14:48

«Газпром нефтехим Салават» предприятиесенә пилотсыз аппарат һөҗүм иткән...

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың ашыгыч хезмәтләренә сылтама белән хәбәр иткәнчә, бүген пилотсыз аппарат Салават шәһәренең сәнәгать зонасына һөҗүм иткән, шуннан соң «Газпром нефтехим Салават» корылмаларының берсендә төтен чыккан.

Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, предприятие үз эшен штат режимында дәвам итә.

"13.00 сәгатьтә безнең Гадәттән тыш хәлләр идарәсенә Салаватның "Газпром нефтехим Салават“ районында пилотсыз очу аппараты барлыкка килүе турында мәгълүмат килде. Аның төшүеннән соң предприятие территориясендә төтен чыганагы барлыкка килә.

Предприятие җитәкчесе доклады буенча, ул штат режимында эшли, хәзерге вакытта көч ведомстволары җитәкчеләре вакыйга урынында эшли. Бу - безнең бәйрәмне бозарга ачык омтылыш, әмма без провокацияләргә бирешмәячәкбез. Безнең хезмәтләр тиешле режимда эшли. Барыгызны да Җиңү көне белән котлыйм!", диде Радий Хәбиров.

Беренчел мәгълүматлар буенча, предприятиедә каталитик крекинг җайланмасы зыян күргән. Янгын, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Читайте нас: