Исегезгә төшерәбез, Җиңү көнендә, 13:00 сәгатьтә дошманның пилотсыз очу аппараты Салават сәнәгать зонасына һөҗүм ясады. Нәтиҗәдә, «Газпром нефтехим Салават» предприятиесе объектларының берсе төтенләде. Зыян күрүчеләр юк. Заводтагы технологик процесс бозылмаган.
Башкортстан Башлыгы һөҗүм урынын карады, аның нәтиҗәләрен бетерү өчен күпме вакыт кирәк булачагын төгәлләде.
Оперштаб утырышында пилотсыз очу аппаратларын кулланып янауларны нейтральләштерү буенча күрелә торган чаралар, республиканың алдынгы сәнәгать предприятиеләренең дронга каршы саклануын көчәйтү зарурлыгы турында фикер алыштылар.
- Кичә ниндидер вакыйга гына түгел, ә чын террор һөҗүме булды. Шунысы мөһим: предприятие штат режимында эшли. Кичә пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә булган шартлау нәтиҗәләре буенча монда ике-өч көн эчендә кечкенә ремонт эшләре башкарылачак. Предприятие хезмәткәрләре барысы да оешкан рәвештә эшләде. Һәм бу җитештерү күрсәткечләренә берничек тә тәэсир итмәячәк, – диде оперштаб утырышы нәтиҗәләре буенча Радий Хәбиров. - Бүген без предприятиеләрнең оборона системасының ничек эшләвен карадык. Ул бик күпкырлы, һәм шуны әйтергә кирәк, аның эшләп китүе аркасында барысы да шулай килеп чыкты. Шулай да, без саклану системаларын ныгыту буенча өстәмә чаралар турында сөйләштек. Бу «Газпром нефтехим Салават» компаниясенә генә түгел, ә безнең бөтен зур нефть химиясе һәм нефть эшкәртү комплексына кагыла.