+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 Май 2024, 06:40

Уфа имәне өчен тавыш бирегез!

1 майдан 1 августка кадәр «Агачлар - тере табигать һәйкәлләре» Бөтенрусия программасы сайтында илнең төп агачы өчен тавыш бирү уза.

Уфа имәне өчен тавыш бирегез!Уфа имәне өчен тавыш бирегез!
Уфа имәне өчен тавыш бирегез!
Конкурсантлар арасында Башкортстаннан да агач бар. Бу 234 яшьлек имән, ул Уфада, Менделеев урамындагы 148/4 йорттан ерак түгел үсә. Агачның яше профессиональ экспертлар тарафыннан билгеләнгән. Имәннең биеклеге 23 м, диаметры 1,3 метрдан артык.

Катнашучы агачлар исемлеге Бөтенрусия программасының сертификатлау комиссиясе тарафыннан расланган. Конкурсның 73 номинанты арасында: Бөек Петр имәне һәм Пугачев имәне, Семенов-Тянь-Шанский кедры, Василий Поленов юкәсе, Шишкин нараты, Паллас платаны, Граф Панин чаганы, Себер алмагачы һәм Груша-туйдыручы, Теләкләр каены, Хакасиянең Изге кедры, Лев Толстой каштаны һәм башкалар бар. Алар Русиянең Борынгы агачлар милли реестрына кертелгән һәм хаклы рәвештә «Тере табигать һәйкәле» статусын йөртә.

- Елның Русия агачы - илнең төп агачын сайлау буенча ел саен үткәрелә торган конкурс. Конкурста төрле төбәкләрдә үскән һәм Ватаныбызның табигый, мәдәни, тарихи, рухи мирасы булган искиткеч агачлар катнаша. «Уфа имәне» өчен тавыш бирегез, ул тавыш бирүдә 35нче, - ди урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.

Барлык табигать сөючеләрне 2024 елгы Русия агачын сайлауда катнашырга чакырабыз.

Ничек тавыш бирергә:
- www.rosdrevo.ru сайтына керегез
- Агачны сайлагыз һәм «тавыш бирергә» төймәсенә басыгыз.
-E-mailыгызны языгыз һәм «код җибәрү»гә басыгыз.
- Тавыш бирү битеннән чыкмыйча, санлы код алу өчен электрон почтага керегез («СПАМ» папкасын тикшерегез – хат анда булырга мөмкин!).
- Алынган кодны кертегез һәм «раслау»га басыгыз. Әгәр дә «тавыш кабул ителде» дигән язуны күрсәгез, тавыш бирү уңышлы тәмамланды!


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас