+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 Май 2024, 11:48

Бәхет сере — һөнәреңне яратуда

Дүртөйледә милли аш-су остасы Индүсә Арсланова белән очрашуда өлкәннәр дә, яшьләр дә бердәй кызыксынып катнашты.Дүртөйле районының үзәк китапханәсендә милли аш-су остасы, “Халыклар дуслыгы” орде­ны кавалеры, “Русия Феде­рациясенең мастер-пешекчесе” Индүсә Арсланова белән оеш­ты­рылган очрашу чагу, җыр-моңлы күркәм бәйрәмгә әве­релде.

Бәхет сере — һөнәреңне яратудаБәхет сере — һөнәреңне яратуда
Бәхет сере — һөнәреңне яратуда
Индүсә Әмир кызы чыгышы белән Дүртөйле районының Күккуян авылыннан, әлеге вакытта башкалада яши. Барлык гомере намуслы хезмәттә үткән, эшсөярлеге, булдыклылыгы, максатчанлыгы нәтиҗәсендә югары уңышларга ирешкән, туган районының данын күтәрүгә зур өлеш керткән шәхес белән очрашуга якташлары дәррәү җыелды, үзәк район китапханәсенең зур, якты залы тамашачылар белән тулы иде.
– Мин гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килгәнмен. Әтием 1942 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булган, — дип тормыш юлы белән таныштырды ул. — 1959 елда мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамладым. Хыялым медицина училищесына укырга керү иде. Әнием зур тырышлык белән мине шәһәргә укырга җибәрергә рөхсәт алды. Ул — авылда бик хөрмәтле, уңганлыгы белән дан алган оста хуҗабикә, аның чәк-чәк, бәлешләреннән башка бер генә мәҗлес тә үтми торган иде.
Зур дулкынлану белән башкалага килдем, әмма медицина училищесына укырга керә алмадым: урыс телен начар белүем аяк чалды. Кулинария училищесына имтиханнар дәвам итүе хакында белеп калдым да, озак уйлап тормыйча, шунда юл тоттым.
Кыз, 1961 елда уку йортын тәмамлап, “Нефтьче” ресторанында 5нче разрядлы пешекче булып эшли башлый. Талчыбык кебек нечкә, җитез кыз тырышып һөнәр нечкәлекләрен өйрәнә, бер эштән дә куркмый, моның өчен вакытын да, көчен дә кызганмый. Уңганлыгын, намуслылыгын күреп, ике айдан аны мөдирнең җитештерү буенча урынбасары итеп тәгаенлиләр.
1962 елда Индүсә кияүгә чыга. 1966 елда читтән торып Мәскәү совет сәүдәсе техникумын тәмамлый, азык-төлек әзерләү буенча техник-технолог һөнәрен үзләштерә. Арытаба ул пешекче-бригадир, мөдир урынбасары, Республика рестораннар трестының җитештерү буенча мөдире булып эшли. 1971-73 елларда БАССР Министрлар Советы оештырган ике еллык кулинарлар курсын тәмамлый. 18 ел ул әлеге курсларның базасы булган “Россия” ресторанында мастер булып хезмәт сала, бихисап кулинарлар һәм пешекчеләр әзерли. 1976 елда Индүсә Әмир кызы “Русиянең мастер-пешекчесе” исеменә имтихан тота, аны уңышлы тапшырып, Башкортстанда беренчеләрдән бу исемгә ия була. Нәкъ Индүсә Арсланова русиялеләрне һәм чит ил кунакларын Башкортстанның милли ашлары белән таныштыручы, дисәк, һич арттыру булмас. 1977 елда Индүсә Әмир кызы җитәкчелегендәге бригада СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә башкорт милли ашларын әзерли.
– Ул көннәр бүгенгедәй хәтердә саклана, — ди ул. — Көнне-төнгә ялгап, плитә янында кайнаштык, без әзерләгән милли ризыкларны күргәзмәдә катнашучылар бик яратты. Аеруча чәк-чәкне берөзлексез пешерергә туры килде. Шушы зур чарада ут күршебез Татарстаннан танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов та катнашты. Ул күргәзмә кунакларына үзенең кулинария темасына багышланган матур, чагу китапларын бүләк итте. Юныс абый: “Сеңлем, син дә озакка сузма, китапларыңны әзерли башла”, — дип күңелемә оеткы салды. Шул вакыйгадан соң ныклап уйлана башладым.
Бүген инде Индүсә Арсланова — милли аш-су әзерләү серләренә багышланган дистәдән артык китаплар авторы. Ул — башкорт халкының милли ризыкларын киң колач белән пропагандалаучы.
– 1985 елда — “Блюда башкирской кухни” дигән 15 фотооткрыткадан торган җыелма чыгардым. Ул бик тиз арада сатылып бетте, — ди Индүсә Әмир кызы. — 1988 елда “Башкирская кухня” дигән альбом дөнья күрде. Арытаба “Традиционная и современная башкирская кухня”, “Сәк-Сәк менән Бауырһаҡ нисек тәмле ризыҡ әҙерләргә өйрәнде. Как Чак-Чак и Баурсак научились вкусно готовить”, “Кухня народов Башкортостана”, “Мусульманская кухня. Традиции и праздники в Исламе”, “Выпечка на любой вкус”, “Авторские рецепты и кулинарные секреты Индусы Арслановой” һ.б. китаплар ташка басылды. Алар һәр хуҗабикә өчен кирәкле. Барлык рецептлар да аңлаешлы тел белән, ингридиентлар төгәл граммнарда күрсәтелеп язылган. Шуңадыр да китапларны халык бик яратып кабул итте.
1981 елда Индүсә Арсланова җитәкчелек иткән пешекчеләр бригадасы Германия Демократик Республикасының Һалле шәһәрендә башкорт халык ашларын әзерләүдә махсуслашучы “Башкирия” ресторанын ачуда катнаша. Аннан башкалабыз Уфадагы “Һалле” ресторанын ачуга зур өлеш кертә. Бу чарага, әлбәттә, немец пешекчеләре дә чакырыла. 1992 елда Индүсә Әмир кызы җитәкчелек иткән бригада Австриянең “Зальцбург” ресторанында башкорт милли ашларын әзерләп, иң югары бәягә лаек була.
Данлыклы якташыбыз илле елдан артык гомерен кулинариягә багышлаган. Тырыш хезмәте өчен “Халыклар дуслыгы” ордены, “Хезмәт ветераны” медале, “Совет сәүдәсе отличнигы” билгесе белән бүләкләнгән, 1996 елда аңа “Башкортстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелгән. 2006 елда Индүсә Арслановага азык-төлек индустриясе өлкәсендә иң югары бүләк — “Алтын торна” тапшырылган. 2016 елда Русия Кулинарлары ассоциациясенең “Дәрәҗә билгесе” дигән мәртәбәле бүләгенә лаек булган.
Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов Индүсә Әмир кызына, озак еллар милли ашларыбызны пропагандалаганы һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен Рәхмәт хаты тапшырды, киләчәктә дә һәр башлангычында уңышлар теләде. Залда утыручы Дүртөйле күппрофильле колледжында пешекче һөнәрен үзләштерүче студентлар да аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Уфа сәнгать-сәнәгать колледжында узган сайлау этабында җиңеп чыгып, тиздән “Профессионаллар” республика чемпионатының “Пешекче эше” номинациясендә чыгыш ясаячак студент Илназ Маннановка Индүсә Әмир кызы, мактау сүзләре әйтеп, канатлар куйды.
Индүсә Әмир кызы яшь хезмәттәшләрен бик теләп һөнәр нечкәлекләренә өйрәтә, яңа рецептлар уйлап таба, яңа китап әзерли.
Кичәне “Әллүки” татар халык фольклор ансамбле әгъзаларының, район үзешчәннәренең җыр-моңнары бизәде.


Автор фотосы. 


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас