Һәйкәленә сукмак өзелми
Якташлары Бөек Ватан сугышы ветераны Рифхәт Еникеевның 100 еллык юбилеен зурлап үткәрде. Ямьле май иртәсендә Иванай авылында зур митинг узды, Рифхәт Салих улының һәйкәленә чәчәкләр салынды.
Иванай урта мәктәбе укучылары данлыклы рәиснең тормыш һәм хезмәт юлын яктырткан күркәм әдәби-музыкаль композиция белән чыгыш ясады. Каһарман шәхесне белгән, аның белән аралашу бәхете насыйп булган замандашлары якты хатирәләре белән уртаклашты.
Рифхәт Салих улы 1924 елның 9 маенда Башкорт АССРының Бөре кантоны (хәзерге Чакмагыш районы) Яңа Мортаза авылында дөньяга килгән. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул “Комбайн” колхозында эшли башлый. 1942 елның августында Кызыл Армия сафларына чакырыла, 1943 елдан фронтта була. 1944 елның августында, каты яралану сәбәпле, демобилизацияләнә. Аның фронтта күрсәткән батырлыклары I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Дан орденнары, медальләр белән билгеләнә.
Солдат шинелен салгач, Еникеев “Комбайн” колхозының басучылык бригадасы бригадиры булып эшли, 1945 елда Калмаш май заводы директоры итеп билгеләнә. Аннары Чакмагыш, Дүртөйле, Илеш районнарында ашлык хәзерләү пунктларында хезмәт сала.
1959 елның февралендә — Илеш районының “Урал” колхозы, ә 1963 елның июнендә Дүртөйле районының Карл Маркс исемендәге колхозы рәисе итеп сайлана. Рифхәт Еникеев җитәкчелегендә колхоз югары табыш алып эшләүче, күп тармаклы зур хуҗалыкка әверелә. Барлык торак пунктларга һәм колхоз объектларына электр, газ үткәрелә. Игенчелек буенча да, терлекчелек тармагында да хуҗалык республика маягына әверелә.
Бишьеллыкларда ашлык, ит һәм сөт җитештерү планнары һәрвакыт 101 проценттан 176 процентка кадәр үтәлә. Капиталь төзелешкә бик күп финанслар салына. Колхозның кереме дә арта. Терлекчелектә һәм игенчелектә барлык күп вакыт таләп итүче процессларны комплекслы механизацияләү буенча эш алып барыла. Бишьеллык эчендә игеннәрнең уңышы бер гектардан 16,9 центнердан 29,37 центнерга кадәр арта.
Рифхәт Еникеев Башкорт АССРы Югары Советы депутаты була. Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, “Хезмәттәге фидакарьлек өчен” медале, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең берничә медале белән бүләкләнә, “Башкортстан АССРының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була.
Авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүдә, игенчелек һәм терлекчелек продуктларын дәүләткә сатуның бишьеллык планын үтәүдә ирешкән зур уңышлары өчен СССР Югары Советы Президиумының 1971 елның 8 апрелендәге Указы белән Рифхәт Еникеевка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
Шәхес турында замандашлары
Кайчандыр Рифхәт Еникеев белән иңне-иңгә терәп эшләгән шәхесләр аның хакындагы истәлекләре белән бик теләп уртаклашты.
Нурхәниф Мифтахетдинов, БАССРның атказанган агрономы:
— Рифхәт Еникеев белән күп еллар бергә эшләдек. Укуны тәмамлаганнан соң, составына Солтанбәк, Тәкәрлек һәм Аргамак авыллары кергән Александр Матросов исемендәге колхозда агроном булып эшли башладым. 1963 елда ул Карл Маркс исемендәге колхоз белән берләштерелде. Тугыз авылдан торган эреләтелгән хуҗалыкны Рифхәт Еникеев җитәкләде. Мин колхозның баш агрономы булдым.
Рифхәт Салих улы колхозчыларның, бигрәк тә белгечләрнең, яшәү һәм эшләү шартларына зур игътибар бирде. Агрономга транспортсыз ничек инде?! Башта ул ат иде. Икәү, берсе — алмаш ат. Тиздән рәис миңа “Кировец” матаен бирде. Аннары басулар буйлап “Юпитер”да йөрдем. Торак пунктларда җитәкче коллектив эшчәннәре өчен йортлар төзетте.
Ул кул астындагыларның хезмәтен күрә, лаеклы бәяли белде. Миңа Рифхәт Еникеев белән бергә эшләгән елларым бай хезмәт тәҗрибәсе бирде.
Әхмәтзаһит Кәлимуллин, БАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре:
— Ветеринария табибына укуны тәмамлагач, туган колхозга эшкә кайтырга теләдем, ләкин анда урын юк иде. Яхшы укыганга күрә, юллама бүлгәндә сайлау мөмкинлеге бирделәр. Бакалы районын сайладым. Ике ел анда эшләдем. Аннары туган якка кайттым. Кайткач та колхоз рәисе Рифхәт Еникеев янына кердем. Икенче көнне үк эшкә чыктым. Ә эшнең очы-кырые юк иде: тугыз торак пунктның терлекчелек фермаларында колхоз сыерлар, сарыклар, дуңгызлар һәм атлар асрый иде.
Миңа рәис эшенең стиле ошады. Иртән-иртүк ул бөтен басуларны һәм терлекчелек фермаларын урап чыга иде. Иртәнге оперативкага хуҗалыктагы барлык эш шартларын белә иде һәм белгечләр белән һәрчак анык сөйләшү булды.
Хәтеремдә, колхоз машиналары һәрвакыт юлда булды: даими мал озаттылар, запчастьләр, төзелеш материаллары алып кайттылар. Рифхәт Еникеев вакытында заманча мал азыгы заводы, кәнсәләр, балалар бакчасы, мәдәният йорты, сәүдә үзәге һәм башка объектлар төзелде.
Токымчылык эше актив алып барылды. Ул вакытта югары продуктлы булган кара-чуар сыерлар сатып алынды. Сыерларны ясалма орлыкландыру, машина белән сыер саву кертелде. Савучыларның хезмәт шартлары күзгә күренеп яхшырды. Бозау үрчетү һәм үстерү технологиясе камилләштерелде.
Сарыклар үрчетү буенча бай тәҗрибә тупланды, дәүләткә йон һәм ит тапшыру планы һәрчак арттырып үтәлде. Хуҗалыкларда бүген дә кулланылучы технологияләрнең күбесе Рифхәт Еникеев чорыннан килә.
Рифхәт Салих улы яшьләрне эшкә өйрәтте, район өчен сәләтле кадрлар әзерләде. Бу җәһәттән Рифхәт Еникеев мәктәбен үткән Рәзил Мусин, Әлзәм Сәйфуллин, Зөфәр Камалов кебек Дүртөйленең данлы шәхесләрен телгә алу да җитәдер.
Ирек Камалов,
Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре:
— Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Рифхәт Еникеев җитәкләгән Карл Маркс исемендәге туган колхозыма эшкә кайттым. Ун еллап агроном, баш агроном булып эшләдем. Рифхәт Салих улы таләпчән дә, сәләтле дә җитәкче иде. Ул чорда басулардан һәрвакыт югары уңыш алынды. Ашлыкның тулай җыемы 100 мең центнер тәшкил итте, ә гектарыннан 30-35 центнер җыелды. Рифхәт Еникеев мал азыгы культураларын игүгә зур игътибар бирде, чөнки мул һәм сыйфатлы азык кына терлекчелекне югары нәтиҗәле итә ала. Зур мәйданнарда вика, солы һәм көнбагыш катнашмалары чәчелде. Рапс, суданка кебек үләннәрне күпләп үстерә башладык. Силос һәм сенаж кебек продукция җитәрлек күләмдә әзерләнде. Мал чөгендереннән ел саен гектарыннан 450-500 центнер уңыш ала идек.
Укучылар мал чөгендере үстерүдә яхшы ярдәм итте. Шул уңыш өчен Дүртөйле мәктәпләре коллективына колхоз рәисе һәрвакыт рәхмәтле булды. Кукуруз, көнбагыш һәм викадан ел саен һәр гектардан 300-350 центнер яшел масса җыелды. Күпьеллык үләннәр дә өметебезне аклый иде. Табигый һәм чәчеп үстерелгән үләннән әзерләнгән печән рационны тулысынча тәэмин итте. Ә инде мал азыгы хәзерләү буенча “ДОН-6” заводы үзе бер зур предприятиене хәтерләтә иде.
Кыр эшләрен вакытында башкару хуҗалыкта җитәрлек күләмдә авыл хуҗалыгы техникасы булу белән бәйле. Бу өлкә дә колхоз рәисе игътибарыннан китмәде. Ел саен яңа техника сатып алынды.
Рифхәт Еникеев бөртекле культураларның яңа, югары уңыш бирердәй сортларын эзләп табуга һәм әйләнешкә кертүгә төп мәсьәлә итеп карады. Мәсәлән, “Московская – 35” гүя безнең җирләр өчен булдырылган. Бу сортның авторы Э. Д. Неттевич, колхозыбызга килгәч, безнең агротехниканың өстенлеген билгеләде. Шулай ук аксымга бай вика үстерү белән шөгыльләндек. Аның орлыгын башка хуҗалыкларга сатып, зур табыш ала идек. Ашлык эшкәртү корылмалары иген кабул итү пунктларындагыдан ким түгел иде.
Рифхәт Еникеев җитәкчелегендә эшләп, җитәрлек тәҗрибә туплаган диптер, күрәсең, мине арытаба район авыл хуҗалыгы идарәсенә баш агроном итеп күчерделәр. Янәсе, тәҗрибәңне башкаларга да җиткер, Еникеев мәктәбе дәресләрен дәвам ит. Ә өч елдан соң мине, Карл Маркс исемендәге колхоздагыча эшлә, дип, “Рассвет”, аннары “Чишмә” колхозлары рәисе итеп җибәрделәр. Рифхәт Салих улы вафат булганнан соң, үземнең колхозымда да рәис булып эшләдем. Монда мин тулысынча Рифхәт Еникеев салган юлны яңадан тергезү бурычын куйдым. Үзе җиңел кебек, ләкин бик җаваплы миссия иде бу. Якташларым моны хуплады.
Боларның барысы өчен дә Рифхәт Салих улына рәхмәтлемен. Без, аның варислары, аның истәлеген мәңгеләштерү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиеш. Аның тире җиргә тамган гына түгел, исеме һәм асылы гүя җиребезгә алтын хәрефләр белән язылган.
Флүр Хәтмуллин, “Чакмагышнефть” идарәсенең элекке җитәкчесе:
— Без, нефтьчеләр, Социалистик Хезмәт Герое Рифхәт Салих улы Еникеев белән һәрчак аңлашып эшләдек. Ул район үзәге Дүртөйлене үстерүгә бәһалап бетергесез өлеш кертте: төзелеш мәйданы өчен җир бүлүдә юмартлык та, сакчыллык та күрсәтте. Шул ук вакытта җир турындагы законнарны тайпылышсыз үтәү үрнәге дә иде ул. Рифхәт Салих улы нефтьчеләр даирәсендә дә зур абруй белән файдаланды. Безнең җыелышларга, киңәшмәләргә теләп йөрде. Әйтик, 1987 елда Дүртөйледә үткәрелгән СССР Нефть сәнәгате министрлыгының семинар-киңәшмәсендә ул гади кунак кына түгел, бәлки тулы хокуклы катнашучы да иде. Җир мәсьәләсенә бәйле яшәп килгән мәсьәләләр һәм үзебездә
тупланган тәҗрибә турындагы чыгышын барыбыз да игътибар белән тыңладык. Министрлык вәкилләре Рифхәт Еникеевның тәҗрибәсен бөтен Союзга таратырга вәгъдә итте.
Ул легендар җитәкче һәм кеше булып тарихыбызда яши. Шуны әйтү дә җитә: үзе исән чагында ук коллективларга һәм урамнарга аның исеме бирелә башлады. Бу инде халык хөрмәтенең ачык чагылышын исбатлый торган күренеш.
Шамил Карамов, Русиянең шәрәфле транспортчысы:
– Без урта мәктәптә укыган елларда теге яки бу эшче һөнәрне алу уку программасына дәүләт планы югарылыгында кертелгән иде. Механизатор, шофер, токарь, фрезеровщик һәм тагын әллә күпме һөнәрләр. Унынчы сыйныфны тәмамлаганда, ягъни апрель азакларыннан ук механизатор егетләрне практика үтү өчен туган колхозларына җибәрәләр иде.
Мин үзебезнең Карл Маркс исемендәге колхозда эшли башладым. Миңа бөтен тагылма инвентарьлары белән Т-34 тракторын бирделәр. Үзаллы тракторчы булып эшләдем: чәчүлекләр арасын эшкәрттем, химик утау үткәрдем, печән чаптым, игеннәр өлгергәч, аларны тезмәләргә салуда катнаштым. Техника көйсезләнми яки ватылмый тормый, әлбәттә. Бервакыт лафет сафтан чыкты һәм мин аны төзәтергә тотындым. Аңлап торам: кыйммәтле вакыт әрәм була. Ремонт белән мәш килеп ятканда, минем янга “ГАЗ-69” машинасы килеп туктады. Колхоз рәисе Рифхәт Еникеев. Аның белән мин, “малай-шалай”, аралашмагач, бик белеп тә бармыйм. Усал итеп күз алдына китерә идем. Ватылып ятканны күргәч, әйтәсе дә юк инде. Әмма ул яныма килде дә: “Алай гына булыр инде, ә мин синең турыда гел яхшы сүзләр ишеттем. Рәхмәт!” – дип, башымнан сыйпап китте.
Икенче елны, урта мәктәпне тәмамлагач, авиация институтына имтиханнар бирдем. Соңгысын тапшырып, урамга чыксам, каршыда авылдашым зоотехник Рәүф Ибраһимов белән Рифхәт Салих улы тора. Алар миннән:
– Нишләп йөрисең? – дип сорый. Ә мин:
– Имтиханнар тапшырам. Әле менә урыс теленнән яздым. “Икеле” булыр төсле, – дидем.
– Ярый, авылга кайтыйк. Быел булмаса, киләсе ел бар – кереп укырсың әле. Ә безгә син бик кирәк. Тракторчы кирәк, – ди рәис.
– Бәй, минем барлы-юклы әйберләр тулай торакта бит әле.
– Әйдә, утыр машинага, кереп алабыз.
Менә шундый кеше иде Рифхәт Салих улы – игътибарлы һәм кайгыртучан, олыны олы, кечене кече итә белүче, һәрвакыт ярдәмгә килүче.
Мин, әлбәттә, шул елны ук укырга кердем. Укып бетергәч, хезмәт юлларыбыз кисешеп торды. Бер-беребезгә ышаныч һәм хөрмәт белән карый идек. Мин җитәкчелек иткән автохуҗалык белән колхоз арасында тыгыз хезмәттәшлек булды. Күпләребез күңелендә ул игелекле кеше булып урын алды. Шундый замандаш белән очраштырганга язмышыма рәхмәтлемен.
Эш күрсәткән ирне ил онытмас
Рифхәт Еникеевның якты истәлеген мәңгеләштерү максатында ул өч дистә еллап җитәкләгән хуҗалыкка аның исеме бирелгән, Иванай авылында, урындагы Мәдәният йорты биләмәсендә аңа һәйкәл куелган.
“Еникеев” предприятиесенең бүгенге җитәкчесе Азат Хаков белдерүенчә, хуҗалык уңганнары Рифхәт Салих улының исеменә тап төшерми, җиң сызганып эшли, терлекчелек һәм игенчелек тармакларында югары күрсәткечләргә ирешә. Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, еникеевлыларның эшен югары бәяләп, тантанада Азат Әхмәтзыя улына Рәхмәт хаты тапшырды.
Кичәгә Дүртөйле районы халкы гына түгел, легендар шәхес Рифхәт Салих улын белгән, хөрмәт иткән кешеләр төрле тарафлардан килгән иде. Туганнары, якыннары, кызы Рузилә Рифхәт Еникеев турында матур истәлекләре белән уртаклашты. Бу көнне Иванай Мәдәният йорты каршында Рифхәт Еникеев һәм барлык Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә багышлап юкә агачлары утыртылды.
Бөек шагыйребез Муса Җәлилнең:
Янып калсын гомерең
маяк булып,
Үзеңнән соң килгән буынга, — дигән шигъри юлларын данлыклы якташыбыз Рифхәт Еникеев, әйтерсең дә, үзенең тормыш девизы итеп сайлаган: бүген дә аның рухы исән, кешеләр аның күркәм эш-гамәлләрен онытмый, якты истәлеге алдында тирән ихтирам белән баш ия.
Миләүшә Латыйпова,
Илдус Тимерханов.
Дүртөйле районы.
Фото: М.Латыйпова.