+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 Май , 21:40

"Китап-байрам"да матбугатка язылу үтәчәк

Уфада «Китап-Байрам» икенче халыкара китап ярминкәсен уздыруга әзерлек тулы көченә бара.

"Китап-байрам"да матбугатка язылу үтәчәк
"Китап-байрам"да матбугатка язылу үтәчәк
Фестиваль 24-26 майда Уфада Совет мәйданында һәм аңа якын урамнарда узачак.

Фестиваль кысаларында «Республика Башкортостан» нәшрият йорты инде традицион булган «Добрая подписка» акциясен тәкъдим итәчәк. Биредә теләге булган һәркем яраткан республика, шәһәр һәм район басмаларына үз гаиләләрен, тыл хезмәтчәннәрен, туганнарын һәм якыннарын яздыра, шулай ук эстафетаны дусларына тапшыра алачак.

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, "Шонҡар" яшьләр журналының баш мөхәррире Айгиз Баймөхәммәтов:

"Республикада безнең гәзит-журналларны яраталар. "Добрая подписка" акциясен уздыру фестивальдә мөһим вакыйгаларның берсе булыр дип уйлыйм. Чөнки яхшы мәгълүматлар белән уртаклашу теләге - ул күңел байлыгы билгесе, кешенең яхшы ниятләре һәм яхшы гамәлләре чагылышы".

Фото: "ресбаш"

#добраяподписка

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: