Алар былтыр 10 миллион сум күләмендә салынган. Урал аръягының урман зонасында урнашкан Белорет һәм Әбҗәлил районнарындагы хәлне тотрыклы итәр өчен быел да кагыйдәләр катгый булачак, дип хәбәр ителде "Башинформ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Март аенда үткәрелгән тикшерүләр вакытында Башкортстан янгын янаган хәвефле мизгелгә әзер дип танылды. Утның тиз таралу хәвефенә бәйле аеруча игътибар таләп иткән 186 авыл билгеләнде.
Башкортстанда ут белән саксыз эш итү буенча өч җинаять эше һәм 2 меңнән артык административ эш кузгатылган. Чүп-чар яндырган туристлар, балыкчылар, хәтта участок хуҗалары закон бозган. Бу хакта Русия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Эдуард Идрисов хәбәр итте.
- Янгын сәбәпләре һәрвакыт ачыклана. Гаеплене табабыз. Каралты-куралар янган очракта җинаять эшен кузгату өчен зыян күләме 200 мең сумнан артык булырга тиеш, - ди ул. - Әгәр күршегезнең яки яллаган эшчегезнең гаебе белән зыян күрсәгез, судка мөрәҗәгать итә аласыз.
Хәвеф артуга бәйле штрафлар да арта. Башкортстанда июль-август янгын буенча хәвефле айлар дип санала.
Фото: Башинформ"