+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 Май , 09:31

Сиринә Зәйнетдинова ире белән кабат кавышкан

Алар 10 ел элек аерылышкан, башка гаиләләр корган булган. Шулай да була мени?

Сиринә Зәйнетдинова ире белән кабат кавышкан
Сиринә Зәйнетдинова ире белән кабат кавышкан

Була икән шул! Бу хакта ул "Туган тел" каналында барган "Күзгә күз карашып" тапшыруында Зифа Нагаевага сөйләгән.

Баксаң, аларның уртак кызы, әтисе чакырган кинога баралмыйм дип, әнисен барырга күндергән.

«Айратның билетлары янмасын дип кенә ризалашкан идем. Ниндидер вакыт узгач, икебез арасындагы яшьлек мәхәббәте сүрелмәгәнен аңладык. Күктән язылган никахың булса, 10 елдан соң да кушыласың икән. Башка кеше белән торсаң да, беренче мәхәббәт ул онытылмый», – ди җырчы.

«Бергә яшәп алган кешегә дә мәхәббәт булгандыр бит, әллә мавыгу гына идеме?» – дип сорый Зифа Нагаева.

«Мавыгу гына түгел, алай гына мин кеше белән кавышмыйм да, чәй дә утырып эчмим. Симпатия, тел байлыгы. Теләсә нәрсәне уртага салып сөйләшеп була торган кеше. Көнләшү араны бозды. «Җыр синең өчен ипи алып кайту тугел, гулять итәргә барасың», – дигән сүзләр соңгы елларда безнең арадагы җылы мөнәсәбәтләрне суытты. Ул минем моңлы җырларымны «син – минем музам» дип елап тыңлый иде. Әмма бу – көнләшү, ул – җәберле сүзләр, йөрәккә кадәр үтә, чөнки ул бит юк, ул исбатланган сүзләр булса икән. 5 ел шундый сүзләр ишетеп яшәвемне, әрәм еллар, дип уйлап куйдым мин», – дип сөйли Сиринә Зәйнетдинова.

Бер киселгән икмәк янә ябыша икән бит! Монысы гомерлеккә булсын.

Фото: Сиринә Зәйнетдинованың шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: