Рәмилә Мөхәммәтҗанова киемнәргә милли бизәкләр төшерә.
- Мин буш вакытымда рәсем ясыйм. Өй эшләрен башкаргач, гаиләм өчен төшке һәм кичке аш әзерләгәч, яраткан шөгылемә утырырга тырышам. Материаллар һәм кораллар гади - бу футболка, махсус буяулар һәм пумалалар. Башта шушы өч әйберне бергә кушып, шундый матурлык булдырырга мөмкин булуына гаҗәпләндем, - ди кул остасы. - Эш башлар алдыннан беркайчан да шикләнмәскә. Әгәр теләсәгез, тырышырга, курыкмаска кирәк. Ә иң мөһиме - яраткан эшләрегезне эшләгез, эшләгәннәрегезне яратыгыз, шул чакта барысы да килеп чыгачак, - ди Рәмилә Мөхәммәтҗанова.
Фото: sib-worker.ru