+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 Май 2024, 11:45

Хатын-кыз бәхетенең сере нидә икән?

Бүген Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Хатын-кызлар бәхете территориясе» Бөтенрусия академиясен ачу тантанасында катнашты.

Хатын-кыз бәхетенең сере нидә икән?Хатын-кыз бәхетенең сере нидә икән?
Хатын-кыз бәхетенең сере нидә икән?

Хәйрия проектын республикада 2019 елдан башлап,, төбәк җитәкчесенең
хатыны Каринэ Хәбирова патронажы астында Президент грантлары фонды, Гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды, «Бәхет территориясе» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашыралар. Ул республика хатын-кызларының социаль, эшлекле һәм иҗади үз-үзен тормышка ашыру өчен берләшмә булдыруга юнәлтелгән.

Бишенче тапкыр уздырылучы ачык Академия бөтен Русиядән экспертлар, спикерлар һәм танылган хатын-кызларны җыйды. 17 һәм 18 майда форумда катнашучыларны тулы программа көтә: лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, остаханәләр, белгечләр консультацияләре, дискуссия мәйданчыклары һәм күргәзмә зоналары.

Ачылу тантанасында чыгыш ясаганда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров академиянең социаль ролен югары бәяләде.

- Әлеге проект ярдәмендә республикабызның 38 муниципалитетында төбәк форумнары узды, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Дистәләгән мең хатын-кыз үз фикердәшләрен тапты, югары квалификацияле медицина ярдәме алды, катлаулы тормыш ситуацияләрен хәл итүдә ярдәм тапты. Иң мөһиме - үзләрен Хатын-кыз итеп хис иттеләр. Бу бик мөһим.

Төбәк җитәкчесе шулай ук «Хатын-кыз бәхете территориясе»н оештыручыларга һәм экспертларга махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

– Бүгенге көндә махсус ярдәмгә мохтаҗ булган хатыннарга - хәрбиләребезнең хатыннары, әниләре, кызлары, апалары, һәлак булган балаларның гаиләләренә игътибар иткәнегез өчен сезгә рәхмәт бик зур рәхмәт, – диде Радий Хәбиров. - Бүген бөтен республика сугышчыларыбыз тирәсендә берләште, һәм без чыннан да монда, тылда, хатыннарыбыз һәм әниләребез үзләрен ялгыз хис итмәсен өчен ярдәм итәргә тиешбез. Моңа Башкортстанның идарә итү командасы һәм, әлбәттә, «Хатын-кызлар бәхете территориясе» Бөтенрусия академиясенең бөтен энергиясе юнәлтелгән.

Каринэ Хәбирова форумның кунакларына һәм экспертларына рәхмәт белдерде, алар академия эше кысаларында төрле компетенцияләр буенча тәҗрибәләре һәм белемнәре белән уртаклаша.

- Безнең проектка инде биш ел. Һәм һәр тапкыр безнең очрашулар бер-берсеннән аерыла, чөнки дөнья үзгәрә һәм без үзебез дә үзгәрәбез. Без үзебез белгән нәрсәләр белән уртаклашабыз, бүген хатын-кызларны да, бөтен җәмгыятьне дә борчыган мәсьәләләр турында сөйләшәбез. Безнең проект хатын-кыз бәхете турында гына түгел, ул чынлыкта кеше һәм аның бәхете турында, - дип билгеләп үтте Каринэ Хәбирова. - Соңгы ике елда без сезнең белән шундый үзенчәлекле бердәмлектә һәм аңлауда яшибез, без барыбыз да - бербөтеннең өлешләре. Шуңа күрә бүген солдатларга хатларны безнең открыткаларда язарга тәкъдим итәм, анда «Дөнья - караучы күзендә» картинасы сурәтләнгән. Форумнан соң сугышчыларга 3 000 хат җибәреләчәк. Иң мөһиме - Ватанны саклаучыларга әйткән сүзләребез без уртаклашырга теләгән мәхәббәт белән сугарылган булсын. Барыбызга да бүген һәм иртәгә бергә нәтиҗәле эшләвебезне, киләсе елда яңадан Академиягә кайтырга теләвебезне телим.

Чакырылган экспертлар һәм форумның мактаулы кунаклары катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар арасында Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова да бар. Ул «Бәхет территориясе» хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбировага Федерация Советының Рәхмәт хатын тапшырды.

– "Хатын-кыз бәхете территориясе" бүген республика һәм бөтен ил хатын-кызларын берләштерә, - дип ассызыклады Лилия Гомәрова. - Бу проектның уңышының төп сере - ул мәхәббәт, игелек, гаилә иминлеген теләүчеләрнең барысын да берләштерде. Һәр гаилә, һәр төбәк, һәр хатын-кыз һәрвакыт кайгырту һәм бәхет белән чолгап алынсын.

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән кунакларны аның ярдәмчесе Владимир Колчин сәламләде. Ул «Хатын-кыз бәхете территориясе» академиясендә катнашучыларга форум мәйданчыкларында нәтиҗәле эш теләде.

Ачылу тантанасыннан соң Башкортстан Башлыгы «Хатын-кыз бәхете территориясе» экспозициясе һәм эшлекле мәйданчыклары белән танышты. Быел алар төбәк башкаласына багышлана һәм «Уфада бәхет» эгидасы астында уза. Чараның иң яшь катнашучылары өчен уңайлы «Балачак территориясе» эшли, анда әниләр лекцияләр вакытында балаларын калдыра алачак. Кирәкле мәйданчыкларның берсе «Сәламәтлек территориясе» булды, анда хатын-кызлар табибларның консультацияләрен ала, экспресс-тикшеренүләр үтә ала.

Төбәк җитәкчесе «Әни булу талантларны ача» дигән картиналар күргәзмәсен карады. Экспозиция махсус хәрби операция темасына багышланган. Чара 350дән артык катнашучыны берләштерә, алар 1 000нән артык эш әзерләгән. Хәйриягә тапшырылган картиналарның бер өлеше балалар өчен социаль учреждениеләрдә уңайлылык тудыра, икенчеләре Мостай Кәрим исемендәге «Уфа» халыкара аэропортын бизи.

Конгресс-холл фойесында шулай ук Башкортстанның атказанган рәссамы Рушания Бәдретдинованың «Без барыбыз да - бербөтеннең өлешләре» күргәзмәсе оештырылды. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышлана.

Радий Хәбиров «Үземнең территория" секциясендә катнашырга чакырылган сугышчыларның хатыннары һәм әниләре белән аралашты. «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина кайбер ветераннарның фондның социаль координаторлары булып эшләвен әйтте. Сугышчыларны реабилитацияләү, аларны тыныч тормышка яраклаштыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.

Башкортстан Башлыгы һөнәрчеләр ярминкәсен дә карады. Алар белән аралашканда Радий Хәбиров республикада халык һөнәрләренә ярдәм итү программасы гамәлдә булуын искәртте һәм һөнәрчеләрне дәүләт ярдәме чараларыннан активрак файдаланырга чакырды.

Экспозицияләрне карау нәтиҗәләре буенча төбәк җитәкчесе «Хатын-кыз бәхете территориясе» Бөтенрусия академиясе республикада яшәүче хатын-кызлар өчен файдалы һәм кирәкле проект булуын билгеләп үтте.

– Биредә бик күп хатын-кызлар ярдәм ала, - дип йомгаклады Радий Хәбиров. - Проект һәрвакыт җитди медицина компоненты белән бара. Зур учреждениеләр яхшы белгечләр бирә, шуңа күрә монда һәрвакыт югары квалификацияле консультация алу мөмкинлеге бар. Бу - кунаклар арасында бик популяр юнәлеш. Икенче форум кысаларында авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызларга ярдәм итәләр. Иң мөһиме - монда хатын-кызлар үзләренең иң абруйлы шәхес икәнен аңлый, без аларны яратабыз. Бу проектны алга таба да дәвам итәчәкбез.

фото: Зөһрә Исламова.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас