Радий Хәбиров ассызыклаганча, Башкортстанда хатын-кызлар җитәкче вазыйфалар били һәм күп өлкәләрдә нәтиҗәле эшли. Әйтик, ике хатын-кыз республиканың Иглин һәм Стәрлетамак муниципаль районнарын җитәкли. Күп кенә гүзәл затлар министрлыкларда һәм ведомстволарда эшли.
Республика Башлыгы хатын-кызларга махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткәннәре өчен дә рәхмәт белдерде.
- Алар бүген алгы сызыкта сугышучы яугирләргә зур ярдәм күрсәтә: битлек, кием-салым һәм экипировка ясыйлар, гумконвой җыюда һәм җибәрүдә катнашалар. Шул ук вакытта алар боларның барысын да бергәләп, берләшеп эшлиләр, чөнки аларның хезмәтенә безнең егетләрнең тормышы бәйле икәнен аңлыйлар, - дип билгеләде төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров «Хатын-кыз бәхете территориясе» Бөтенрусия академиясен оештыручыларга һәм экспертларга рәхмәт белдерде һәм әлеге форумның төбәк халкы өчен мөһимлеген билгеләп үтте.
Фото: glavarb.ru