Тәкъдим итүдә монография авторлары һәм мөхәррирләре, фәнни учреждениеләр һәм югары уку йортлары, Башкортстанның дини оешмалары вәкилләре, шулай ук безнең илдә Ислам тикшеренүләренә комплекслы ярдәм күрсәтә торган Мәскәү оешмасы - Ибн Сина фонды президенты катнашты.
Тарих фәннәре кандидаты, доцент, Уфа Фән һәм технологияләр университетының Тарих һәм дәүләт идарәсе институты директоры һәм коллектив монографиясенең фәнни мөхәррире Әминә Уразова билгеләп үткәнчә, бүгенге тәкъдим итү бер ел элек Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында узган “Шәех Зәйнулла Рәсүлев һәм Евразия халыкларының суфичылык мәдәнияте” дигшн Халыкара фәнни-гамәли конференция нәтиҗәләре буенча башкарылган.
- Шәех Зәйнулла Рәсүлев - Башкортстан халыклары өчен генә түгел, бөтен Русия: Урал-Идел буе төбәге, Себер, Ерак Көнчыгыш мөселманнары өчен дә бик әһәмиятле шәхес, - диде Әминә Уразова. - Ул Ислам диненең суфичылык агымы кысаларында мөселманнарга үгет-нәсыйхәт бирүче һәм мәгърифәтче иде.
Ибн Сина фонды президенты Хадавимогаддам Хәмид оешманың һәм Уфа Фән һәм технологияләр университетының фәнни хезмәттәшлеге турында сөйләде, шулай ук мәшһүр дин әһеленә багышланган мәкаләләр җыентыгын бастыру белән котлады. Ул университет ректоры Вадим Захаров белән очрашуда Уфада иранистика үзәген булдыру турында фикер алышынуы турында әйтте.
- Без арадашчылар булуга һәм башкорт суфизмын өйрәнү эшендә Русия һәм Иран тикшеренүчеләре арасында хезмәттәшлек итүгә бик шатбыз, – дип ассызыклады Хадавимогаддам Хәмид.
Ибн Сина фонды президенты Уфа Фән һәм технологияләр университетына башкортлар арасында Ислам таралуның иң иртә таныклыгының берсе булган Ибн Фадланның сакланып калган бердәнбер кулъязмасының уникаль тулы физик күчермәсен, шулай ук аның фарсы теленә тәрҗемәсен тапшырды. Хәдавимогаддам Хәмид шулай ук Башкортстанның танылган җәмәгать эшлеклесе Салават Килдинга Коръән Кәримнең уникаль нөсхәсен бүләк итте.
Тарих һәм дәүләт идарәсе институтының әйдәүче белгечләре Искәндәр Сәетбатталов сүзләренә караганда, монография авторлары – Уфа, Мәскәү, Санкт-Петербург, Махачкала һәм Чиләбе университетларыннан һәм фәнни учреждениеләреннән мөселман мәдәниятен, фәлсәфәсен, әдәбиятын һәм тарихын тикшерү белән шөгыльләнүче 17 галим.
Русия Фәннәр академиясе Уфа фәнни-тикшеренү үзәгенең Көнчыгыш кулъязмалары бүлеге белгече Әхәт Салихов сүзләренә караганда, монографиягә моңа кадәр басылмаган үзенчәлекле документлар кергән. Беренчесе – шәех Зәйнулла Рәсүлев белән шагыйрь Мифтахетдин Акмулланың беренче тапкыр очрашуы турында язма чыганак. Әлеге документ Казахстанның Алмата шәһәренең “Гылым Ордасы” фәнни китапханәсендә саклана. Икенчесе – Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге Фәнни архивында сакланучы “Троицикиның бишенче җәмиг мәчете турында” дигән документ. Аның фәнни кыйммәте шунда – документ бишенче мәчеттә имам булып торган Зәйнулла хәзрәт Рәсүлевның үз куллары белән язылган. Анда автор мәчетне төзү тарихы, кемнәр имам булып торуы, аларның кайда гыйлем эстәве һәм үзенең кайсы мәдрәсәләрдә укуы турында бәян итә.
Шәех Зәйнулла Расулев (1833-1917) – атаклы дин белгече, педагог, мәгърифәтче, Нәкшбандия суфичылык орденының остазы (шәех). Ул Учалы районының хәзерге Шәрип авылында туган. Троицк шәһәренең (хәзерге Чиләбе өлкәсе) 5нче җәмигъ мәчете имамы була, аның каршында “Рәсүлия” мәдрәсәсен оештыра, анда уку җәдит ысулы белән оештырыла. Шәкертләр арасында башкорт, казах һәм татар вәкилләре генә түгел, Үзәк Азия һәм Кавказ халкы да булган. XIX-XX гасырлар чигендә башкорт халкының рухи яңарышы, Башкортстанның һәм Казахстанның милли интеллигенциясенең рухи үсеше, Русия халыкларының традицион ислам йөзен формалаштыру шәех Зәйнулла Рәсүлев эшчәнлеге белән бәйле.
Зәйнулла Рәсүлевның эшен аның ул Габдрахман (1881-1951) дәвам итә, ул 1936-1951 елларда Русия мөселманнарының Үзәк дини идарәсе мөфтие вазифасын били. Габдрахман Рәсүлев нәзарәтне дингә каршы каты эзәрлекләүләр чорында җитәкли һәм аны саклап кына калмый, илдәге мәчетләр санын арттыра, мөселман китапларын бастыруны яңарта, мөселманнарның хаҗга даими бару өчен рөхсәт алуга ирешә. Нәкъ менә ул Ватанны фашист басып алучыларыннан сакларга ил мөселманнарына мөрәҗәгатьләрнең берничә инициаторы була, танк колоннасы төзү өчен 50 мең сум акча бирә.
Русиядә традицион Исламның аякка басуы һәм саклануы Зәйнулла Рәсүлев һәм аның улы Габдрахман Рәсүлев эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Аталы-уллы Рәсүлевлар мирасының барлык аспектлары бүгенге көнгә кадәр актуаль булып кала.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин