Узган атнада Башкортстанга идарә итү үзәге республика халкыннан 4910 хәбәр теркәгән. Күпчелеге ─ юллар буенча мөрәҗәгатьләр. Нигездә, юллар төзү, ремонтлау, чокырларны ямау буенча зарлар. Уфадан, Туймазы районыннан, Нефтекама һәм Октябрьский шәһәрләреннән һәм Мәләвез районыннан шикаятьләр аеруча күп килгән.
Торак-коммуналь хуҗалык тармагы ─мөрәҗәгатьләр статистикасында икенче урында. Башлыча, җылы бирүне сорап язалар, кайнар суны һәм электрны сүндерүгә зарланалар. Барыннан да ешрак Уфа халкы мөрәҗәгать итә. Өченче урында ─– төзекләндерү. Нигездә, яшеллекне саклау, чүп-чар чыгару, җәмәгать киңлекләрен һәм ихата территорияләрен төзекләндерү буенча шикаятьләр.
Көннәр салкынаю белән социаль челтәрләрдә фатирларга җылы бирүне үтенеп язган мөрәҗәгатьләр, чыннан да, арткан. Өстәвенә, кайбер йортларда кайнар суны алу турында кисәтеп язулар элгәннәр. Суны булса да алмый торыгыз, дип үтенә халык. Менә шундый мөрәҗәгатьләрнең берсе: “Кайнар суны сүндерүне җылырак вакытка күчерүне сорыйбыз. Урамда бик салкын: я яңгыр, я кар. Җылылыкны алдылар. Өйдә салкын. Төн буе җылыткыч эшли. Хәтта кышкы киемнәрне киеп йөрергә туры килә. Балалар авырый. Кайнар су булмаса, бөтенләй харап”, –─ дип язган бер уфалы. Узган атнада ике мөрәҗәгатьнең берсе диярлек шушы темага язылган.
“Ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар адресына уңай һава шартлары башланганчы кайнар суны сүндерүнең планлаштырылган даталарын күчерү мөмкинлеге турында хатлар җибәрелде. Якын көннәрдә Уфа халкына суны сүндерүнең төзәтелгән графигы җиткереләчәк”, –─ дип җавап бирәләр Уфа шәһәре хакимиятенең шәһәрнең тормыш эшчәнлеген тәэмин итү идарәсеннән. “Уфада кайнар суны планлы рәвештә сүндерү 20 майдан башланачак. Яңа сроклар башкала мэриясендә аталды. Исегезгә төшерәбез, аномаль салкыннар аркасында шәһәр халкы гидравлик сынаулар башлауны кичектерүне сорады һәм аларны бер атнага соңракка күчерделәр”, ─– дигән җавап килгән.
Уфада Кавказ урамы, 6/12 адресы буенча юл ремонтланган. Бу тирәдәге чокырлар турында социаль челтәрләрдә 29 мартта урындагы хатын-кыз язган. Хәбәрне “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән. Башкаланың Киров районы хакимиятендә проблема турында белгәннәр, ремонт башлау өчен җылы көннәрне көткәннәр. Апрельдә торак-коммуналь хуҗалык идарәсе хезмәткәрләре эшкә керешкән һәм юлны асфальтлаган.
Әбҗәлил районының Әскар авылында, социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать иткәннән соң, Луговая урамындагы юлга вакташ җәеп, тигезләгәннәр.
Октябрьский шәһәрендә Комсомол урамындагы 7 санлы йортта идарәче компания хезмәткәрләре йорт түбәсенә шифер беркеткән. Көчле җилдән соң түбә кыйгаюы турында урындагы кеше социаль челтәрләрдә язган. Комментарийны Республикага идарә итү үзәге роботы тоткан. 6 майда идарәче компания хезмәткәрләре йорт түбәсен ремонтлаган. Октябрьский шәһәрендә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатеннән соң социаль челтәрләрдә тагын бер проблема хәл ителгән: Фрунзе урамындагы 1нче йортның юл билгесе төзәтелгән. Халык Октябрьский шәһәре хакимиятенең стратегик үсеш, юл хуҗалыгы һәм транспорт бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә.
“Ярмәкәй районының Сөярмәт авылында инде ничәнче көн су юк. 8 майда бетә башлаган иде, 9ы бөтенләй юкка чыкты. Бөтен авыл сусыз утыра. Нидер эшләргә мөмкиндер бит?” ─– дип язган социаль челтәрләрдә урындагы кеше. “Хәл контрольдә тотыла. Кызыл Яр авыл Советы башлыгы Клара Насыйбуллина мәгълүматларына караганда, Сөярмәт авылында су бирү тирәнлектәге насосның ватылуы аркасында тукталган. “СУПН” системасын урнаштыру һәм иске насосны яңасына алыштыру буенча эшләр агымдагы елның май ахырына кадәр башкарылачак. 42 йортта кешеләр яши. 30 йорт үзәк суүткәргечкә тоташтырылган. 33 йорт ихатасында─ колонкалар, өч йортта шәхси насослар бар. Авыл хакимияте тарафыннан 4 йортка су китерү оештырылган”, – дип җавап бирәләр район хакимиятеннән.