Быел башкаланың 450 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Башка шәһәрләрнеке кебек, Уфаның да әлегә кадәр ачылып бетмәгән бик күп серләре бар. Бүген шуларның берсенә бераз ачыклык кертергә булдык.
Уфада әсир немецлар кулы белән төзелгән йортлар байтак, дигән фикер яшәп килә. Ләкин, белгечләр фикеренчә, бу дөреслеккә туры килеп бетми. Немец әсирләре Уфада 1942 елда Сталинград сугышыннан соң пәйда булган. Товар поездында аларны шушы елның кышында ук алып киләләр һәм Уфа янындагы Черниковск шәһәрендә лагерьга урнаштыралар. Алар, нигездә, Черниковкада йортлар төзегән, дип санала. Нәкъ менә бу район ул вакытта актив үсеш алган.
Монда тагын бер вакыйганы искә алып үтәргә кирәк. 1944 елда Уфага ул вакытта “Совнарком” рәисе урынбасары Георгий Маленков шалтырата һәм җитди рәвештә: “Уфада моторлар төзү заводы һәм башка мөһим оборона объектлары урнашкан урында мөстәкыйль шәһәр төзиячәкбез. Сез аны ничек атарга уйлыйсыз? Иртәгәгә кадәр вакыт бирәм!” –─ ди. Икенче көнне кабат шалтырата: ”Уйладыгызмы?” Шәһәрне Сталин исеме белән атарга теләүләрен ишеткәч, ул отыры кыза: “Сез үз акылыгыздамы? Асылда шәһәр читендәге бер авылга Сталинның бөек исеме? Сез үз өстегезгә артык күпне алмыйсызмы?!” Аннары бу урынның халыкта ничек аталуын сорый. Алпавыт Черников исеме белән йөртелгәнен белгәч, Черниковкада тукталалар. Бу хакта үзенең истәлекләрендә республиканың элекке җитәкчесе Зәкәрия Акназаров язган.
Шәһәрне әсир немецлар төзүенә әйләнеп кайтсак, туган якны өйрәнүче һәм тарихчы Павел Егоров түбәндәгеләрне белдерә: “50нче еллар уртасына СССР территориясендә бер генә әсир немец та калмаган. Шуны аңларга кирәк, алар барысы да монда 10 еллык җәза срогын үтәгән: бу срокны авыр җинаятьләр өчен генә бирә алганнар. Күбесе 3-5 ел эшләгән. Шулай итеп, аларның төп эше кырыгынчы еллар ахырына туры килә. Сугыштан соңгы беренче бишьеллыкта Уфада ниләр төзелгән? Үзәктә әллә нәрсә юк, хәер, анда да төзелешләр булган, ләкин аларны Черниковск шәһәренең сәнәгать предприятиеләре һәм торак төзелеше үсеше белән чагыштырырлык түгел”.
Уфалылар үзләре дә башкаланы төзегән немецларны хәтерли. “Алар үзләренең формасында, башлыгында йөрде, тузанга баткан, арыганнар иде, ─– дип сөйли бала чагында гаиләсе белән Ленинградтан Уфага эвакуацияләнгән Галина Нестеренко. –─ Күрер күзгә бу гадәти, мондый хәлгә төшүләренә гарьләнгән кешеләр иде...”
Күп кенә уфалылар Черниковка – Беренче май урамы буйлап йөрергә ярата. Сталин ампирының матур йортлары: барельефлар, колонналар, аркалар... Бу биналарны төзүдә әсир немецлар да катнашкан, дип санала. Әмма Черниковканың матурлыгы өчен без Маргарита Куприяновага бурычлы булырга тиеш, Уфаның бу өлешендә ул баш архитектор булган. Ул икенче “Восьмиэтажка”ны төзүне яклап кала алган, чөнки аның төзелеше кызган вакытта Никита Хрущевның “Архитектура артыклыклары белән көрәш турында” карары чыккан. Бу вакытта ике йортның берсе бишенче катка кадәр генә күтәрелгән булган. Ә карарда алты һәм аннан да күбрәк катлар төзелгән биналарны гына төзеп бетерү мөмкинлеге турында әйтелгән. Һәм шул вакыт Маргарита Куприянова ашыгыч киңәшмә җыйган: “Бер төн эчендә бер катны күтәрергә өлгерәбезме?” Өлгерәләр. Югыйсә, чыннан да, бер генә йорт серәеп торыр иде.
─ Беренче май урамындагы йортларны төзүдә (“Победа” кинотеатрыннан Җиңү паркына кадәр) әсир немецлар катнашкан, ─– ди экскурсовод Галина Кирилюк. ─– Әмма аларның фәкать нәрсә эшләгәнен аңларга кирәк. Бу –─ авыр, квалификациясез хезмәт. Нәрсәдер казыганнар, ташыганнар, җимергәннәр. Әлбәттә, компетенцияләргә ия булган кайбер белгечләр (слесарьлар, ташчылар) булган, ләкин немецларны күпләп авыр хезмәт өчен кулланганнар. Чөнки ир-атлар да, техника да җитешмәгән.
якны өйрәнүче Маргарита Агеева “ufa.mk.ru”да Ульянов һәм Беренче май урамнары киселешендә йортлар төзү турында балачак хатирәләре белән уртаклашкан: “Юлда бер төсле киенгән кешеләр күп йөри, аларны винтовкалы һәм этле солдатлар саклый иде. Кешеләр: “Немецларны алып киләләр!” –─ дип кычкырып, аларны карарга йөгерә. Әсирләр пычрак, ач, ябык...”
Немецлар төзегән иң танылган биналарның берсе – “Победа” кинотеатры, ул сугышта җиңү хөрмәтенә аталган. Моңа кадәр бу участокта бернәрсә дә булмаган диярлек – ялангач кыр, анда бәрәңге үстергәннәр. Бу бина турында шундый хикәят йөри: янәсе, әсир немецлар түбәдә кирпечләрне свастика рәвешендә салып калдырган, ләкин төзүчеләр моны тиз сизеп алып, барысын да үзгәрткәннәр.
Кинотеатр артында тагын берничә борынгы матур бинаны күрергә мөмкин, алар 8нче дәваханәгә карый. Урындагы табиблар сөйләвенчә, бу корпусларны да әсир немецлар төзегән. УНПО һәм УСПОның яшь хезмәткәрләре Черниковкага күченгәч, аларга бала тудыру йорты да, дәвалану урыны да кирәк була. Бинаның тышкы ягы, чыннан да, бик матур, әмма бераз тузган. Дәваханәнең соңрак, Хрущев вакытында төзелгән корпуслары да бар. Һәм алар борынгырак корылмалардан шактый аерыла. Әлбәттә, яхшы якка түгел.
Экскурсовод Галина Кирилюк аңлатуынча, кирәк булганда, немецларны шәһәрнең төрле өлешләрендә йортлар төзүгә җибәрә алганнар. Күпләр, “Победа” кинотеатрыннан тыш, немецлар шәһәр үзәгендә “Родина” кинотеатрын да төзегән, дип яза.
Туган якны өйрәнүче Владимир Буравцов Инорста Ферин урамындагы 1нче йортта яши. Ир-ат сүзләренчә, бу бинаны төзүгә дә немецлар кул салган булырга тиеш. Ныклабрак карасаң, йортның, чыннан да, Беренче май урамында урнашканнарына охшашлыгын күрергә мөмкин. Моннан тыш, күрше биналар да шундый ук стильдә эшләнгән.
Ферин урамындагы бу йорт белән немецларның диверсиясенә тагын бер хикәят бәйле. Буравцов сөйләвенчә, йортка урнашканнан соң, анда яшәүчеләр батареяләрнең бер өлеше салкын булып калуын тоя. Андагы гайканы борып, алар Сталинградны саклаган өчен медален таба һәм шунда ук бу эштә немецлар кулы уйнаганын аңлый. Мондый хикәятләрне башка биналар турында да ишетергә мөмкин. Мәсәлән, ЖЭУ-79 икътисадчысы Елена Абдракова “ufa1.ru”га сөйләвенчә, иске йортларны ремонтлаганда еш кына штукатурка астында свастика тапканнар.
Галина Кирилюк немецларның диверсияләр ясый алуына ышанмый. “Бәлки малайлар нәрсәдер тыгып куйганнардыр? Әкиятләр күп йөри. “Восьмиэтажка”ларда лифт барлыкка килгәч, кешеләр подвалда ракеталар җибәрү җайланмалары яшеренгән булуына да ышанган”, ─– ди ул.
Туган якны өйрәнүче Павел Егоров аңлатуынча, Черниковканы тулысынча немецлар төзегән, дию дөреслеккә туры килми. “Яңа Черниковск шәһәренең бөтен үзәген кыска вакыт эчендә күтәрү өчен якынча 30 мең эшче кирәк. Безнең гади исәпләүләр буенча, ул вакытта немецлар аларның уннан бер өлешен генә тәшкил итә булып чыга. Төзелешкә керткән өлешләре әллә ни зур түгел. Калганнары –─ СССР гражданнары. Өстәвенә, анда җинаятьләре өчен лагерьларда утырган безнең эшчеләр дә байтак булган.
Шуңа күрә Уфаны немецлар төзегәнлеге турында хикәятләр бик нык күпертелгән. Сталин чорындагы кайсы гына йортны алсаң да, аны немецлар төзегән, дип лаф оралар. Ләкин теге яки бу йортны алар төзегән, дип төгәл генә әйтеп булмый. Миңа калса, әсирләрдән генә торган бригадалар җыярга тырышмаганнардыр. Чөнки алар бергә сүз куешып, фетнә оештыра, кинәт зыян китерә башлый ала. Урыслар компаниясендә исә тел дә тизрәк өйрәнелә. Телне аңламау да –─ уңышлы эшләү өчен киртә.
Шулай ук, әсирләр арасында да тел киртәсе булырга мөмкин. “Немецлар” исеме астында әсирлеккә алынган венгрлар да, финнар да, итальяннар да, испаннар да, румыннар да, австриялеләр дә булган. Алар белән бергә безнең урыслар, татарлар, башкортлар эшли алган. Шуңа күрә йортлар төрле көчләр һәм куллар белән төзелгән. Бу, мөгаен, катнаш хезмәт булгандыр. Һәм нәкъ менә теге яки бу йортны немецлар төзегәнен белү НКВД һәм ФСБ архивлары материалларыннан башка мөмкин түгел”.
Күпләр Башкортстан башкаласын әсир немецлар төзегән, дип ышанса да, бу уйдырма, ди белгечләр. Әйе, немецлар Черниковкада һәм, бәлки, Уфада кайбер йортларны төзүдә катнашкандыр, әмма үзләренең яңа матур шәһәрен булдыруда СССРның гади халкы керткән өлеш бәяләп бетергесез!