+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 Май 2024, 03:50

"Курайның үз энергетикасы һәм аурасы бар”

Зилаер районы үзенең данлыклы курайчылары белән билгеле. Күренекле моң ияләрен һәм милли музыка коралын данлап районда курайга ике һәйкәл куелган.

"Курайның үз энергетикасы һәм аурасы бар”"Курайның үз энергетикасы һәм аурасы бар”
"Курайның үз энергетикасы һәм аурасы бар”

Беренчесе бөтен дөньяга билгеле булган Ишмулла Дилмөхәммәтовның туган авылы Иске Якупта 2022 елда ачылды. Ул авыл уч төбедәй күренеп торган тауда урнашкан. Курайга багышланган сын композициясе бер яктан бу инструментның байлыгын, шул ук вакытта аның табигать белән тыгыз бәйләнешен чагылдыра. Бу үзенчәлекле курайда һәр кеше "уйнап" карый ала. Ул үзенең башкаручысын көтеп тора төсле...

Икенче һәйкәл 2023 елда Юлдыбай авылы янында куелды. Ул һәйкәл дә бик үзенчәлекле, чөнки бу монумент Башкортстандагы музыкаль инструментка иң биек һәйкәл. Аның биеклеге 21 метр, курайга "Урал " җырының ноталары язылган. Һәйкәл Юлдыбай авылы тирәсеннән узган зур юлдан һәрьяклап күренә, сәфәрдәгеләрне саләмләп тора.

Курай башкорт халкы өчен бик әһәмиятле. Милли музыка коралын популярлаштырып, 2018 елда курай рәсми рәвештә Башкортстанның территориаль бренды булып теркәлде. Брендны теркәү идеясен күренекле курайчы, педагог һәм җәмәгать эшмәкәре Азат Аетколов тәкъдим иткән.

Башкортстанның халык артисты Азат Аетколов: “Мин башкорт, башкорт булып туганмын, башкорт булып үләрмен. Гомерем буена курайга хезмәт иттем. Аның ярдәмендә мин дөнья белән аралашам. Безгә килеп җиткән бөтен халык җырлары – тарихи, барысының да үзенең энергетикасы һәм аурасы бар. Шуңа күрә аларга сакчыл карайым һәм курайда уйнаганда көй аша дөньяга башкортлар турында сөйләргә тырышам. Бу – үзем чыгыш ясаган концертларымның мәҗбүри өлеше. Музыка, бигрәк тә халык көйләре өчен сүзләр кирәкми, иң мөһиме, эчкерсез уйнау һәм сөйләү.
Кайчакта үзем өчен генә уйныйм – репетиция түгел, ә медитация дип әйтергә мөмкин, бу кешене нык тынычландыра һәм уйларны тәртипкә китерә", дип яза Зилаер районынының “Ауыл уттары” гәзите.

Фото: aulut.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас