Учалы районының Көчек авылында яшәүче спорт белән дус егет йөгерергә чыккан.
Урман юлыннан да йөгереп килим дисә, анда ике баласының агачка үрмәләгәнен карап торучы ана аюга юлыккан.
Табигать кануннары буенча, бу очракта анасы балаларын яклап кешегә ташланырга тиеш кебек. Әмма егет шул кадәр куркыныч итеп акырган, хәтта урман хуҗасы да аннан куркып йөгереп качкан.
Аннан егет бик күп тапкыр Аллаһны искә төшергән. Төшерерсең дә...
Фото: "Моя Уфа".