1974 елның 14 августында КПСС Үзәк Комитетының “Уфа шәһәренең 400 еллыгы турында” Карары кабул ителә, аңа ярашлы башкаланың юбилеен 1974 елның ноябренең икенче яртысында бәйрәм итәргә рөхсәт ителә. КПССның Башкортстан өлкә комитеты 1974 елның 3 сентябрендә үз утырышында КПСС Үзәк Комитеты карарын карый һәм Уфа шәһәр Советы, башкарма комитеты, барлык шәһәр һәм район комитетларына республика башкаласы юбилеена әзерлек башлауны йөкли.
Партиянең өлкә комитеты бюросы КПССның Уфа шәһәре комитеты һәм хезмәт ияләре депутатлары шәһәр Советының башкаланың 400 еллыгына багышланган тантаналы утырышын үткәрергә планлаштыра. Юбилейга әзерлек буенча чаралар планы хуплана, истәлекле датаны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты раслана. “Вечерняя Уфа” гәзите редакциясенә, В. И. Ленинның Башкортстанда булуын пропагандалауга аерым игътибар биреп, Уфаның тарихи-революцион үткәненә багышланган мәкаләләр сериясен бастырып чыгарырга кушыла.
Зур мәдәни программа эшләнә һәм раслана. 1974 елның 14 ноябрендәге КПССның Уфа шәһәр комитеты бюросы утырышында “Уфага 400 ел” дип аталган фото-иллюстрацияләр күргәзмәсен оештыру турында карар кабул ителә.
СССР Югары Советы Президиумының 1974 елның 27 ноябрендәгә указы белән Уфа шәһәре Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнә.
28 ноябрьдә Уфаның 400 еллык юбилее уңаеннан Владимир Ильич Ленин һәйкәленә чәчәкләр салына һәм Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында тантаналы утырыш үтә.
Утырышны шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе Әдһәм Вәлиев ача. Советлар Союзының дәүләт гимны башкарыла, Президиум сайлана, утырышлар залына кызыл байраклар кертелә. КПСС Үзәк Комитеты, СССР Югары Советы Президиумы әгъзасы, партиянең Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре Мидхәт Шакиров чыгыш ясый, Уфа шәһәрен Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләү турында указны укый һәм башкала байрагына югары бүләкне беркетә. Залда көчле кул чабулар яңгырый, озакка сузылган алкышлар башлана. Барысы да аягөсте баса.
КПССның Уфа шәһәр комитеты беренче секретаре Сергей Воронинский, СССР Югары Советы депутаты, Уфа химия заводы эшчесе Әгъләм Йомагулов, 1919 елдан КПСС әгъзасы Андрей Ушаков, КПССның Илеш районы комитетының беренче секретаре, Социалистик Хезмәт Герое Тәлгать Рахманов, КПССның Казан шәһәр комитеты беренче секретаре Рәшит Мусин, КПССның Ырынбур шәһәре комитеты беренче секретаре Степан Чекасин чыгыш ясыйлар.
Утырышта чыгыш ясаган Германия Демократик Республикасының Һалле шәһәре обербургомистры Ганс Плюгер уфалыларга Һалле шәһәре хезмәт ияләреннән сәлам тапшыра һәм югары бүләк белән котлый.
Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим, утырышта чыгыш ясап, болай ди: “Бүләкне яшькә карап бирмиләр, озак яшәгән өчен генә хөрмәт күрсәтмиләр. Мондый хөрмәткә лаек булу өчен хезмәт, батырлык, кыюлык белән билгеләнгән яшь тә, озын гомер дә кирәк.
...Бездә горурлык тойгысы тантана итә, һәм без аны чикләмибез, тыймыйбыз. Әйдә, тантана итсен, чөнки ул үтәлгән бурычны аңлаудан, безнең балаларыбыз, ата-бабаларыбыз һәм без башкарган эшләрнең мөһимлеген һәм әһәмиятен аңлаудан туган.
...Уйлап карагыз! Без сезнең белән, дуслар, мәңгелек шәһәр төзибез, анда эшлибез, шәһәрнең мәңгелек хуҗалары булып торабыз. Без салган кирпеч, без язган юл, без эшләгән деталь, без чыгарган җыр, хәзерге заманга хезмәт итеп, һичшиксез, киләчәккә барачак, анда безнең омтылышларыбызны, шатлыкларыбызны, борчылуларыбызны алып барачак. Мин бу хакта безнең йөрәкләребезне нинди уйлар дулкынландыруын, иңнәребезгә нинди җаваплылык төшүен тулысынча аңлап сөйлим”.
Тантаналы утырышта катнашучылар КПСС Үзәк Комитетына, СССР Югары Советы Президиумына, СССР Министрлар Советына, КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре Леонид Брежневка котлау хаты кабул итә. Чара ябыла, катнашучылар партия гимны “Интернационал”ны җырлый. Утырыштан соң зур бәйрәм концерты була...
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә үзенең блогында укучыларга Уфаның 400 еллыгы алдыннан 1974 елда эшләнгән архив фотосын күрсәтте.
“Кайвакыт архивларны, республиканың элекке җитәкчеләренең истәлекләрен карыйм. Фотография бик урынлы – бүген без башкалабызның 450 еллыгына әзерлек турында Уфа шәһәр Советында озак фикер алыштык. Ә бу фотода – Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре Мидхәт Закир улы Шакиров (ул 18 ел безнең республиканы җитәкләде!) КПССның Генеральный секретаре Леонид Ильич Брежнев белән Уфа төзелүгә 400 ел тулу турында фикер алышалар.
Республикабызга карата илебез: элек – Советлар Союзы, ә хәзер Русия җитәкчелеге тарафыннан хөрмәт үзгәрешсез кала”, – дип язды республика Башлыгы.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.