Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу — аеруча истә кала торганыдыр, чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Русия гражданы итеп хис итә башлыйсың. Кырмыскалы районының Пионерлар һәм укучылар йортында яхшы билгеләргә генә өлгәшүче, мәктәп һәм район тормышында актив катнашучы 25 балага паспорт тапшыру тантанасы үтте. Йөзләреннән сабыйлык чалымнары да китмәгән әлеге балалар Русия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булды.
14 яше тулган һәркем кулына паспорт ала. Паспорт шәхесне раслаучы, юридик көчкә ия документ булып тора. Аның белән бергә кешенең хокуклары һәм бурычлары да арта. Ул үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирә башлый. Ә безнең балаларыбызны тәүфыйклы, тәртипле, уңган-булган итеп күрәсебез килә. Алар әти-әниләре йөзенә кызыллык китермәсеннәр иде. Ни дә булса эшләр алдыннан ныклап уйласыннар, чөнки бу яшьтән зур җаваплылык та өстәлә. Бу хакта паспорт тапшыру тантанасында да кисәтеп үтелде.
Балаларны истәлекле мизгелләре белән тәбрикләр өчен Кырмыскалы районының Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Зөлфия Әхмәрова, “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе башкарма секретаре Зөлфия Бәхтиярова, Пионерлар һәм укучылар йорты директоры Эльвира Баязитова, “Беренчеләр хәрәкәте” оешмасының район бүлекчәсе белгече Любовь Козлова да килгәннәр иде. Алар үзләренең изге теләкләрен җиткерде. Паспортның мөһим һәм кадерле документ икәнлеген, аны югалтырга, пычратырга ярамаганлыгын аңлаттылар. Үзләренең укулары, хезмәтләре, киләчәктә зур эшләре белән районыбызны данлап, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр.
Кулларына паспорт алган укучылар үз иленең чын патриотлары булырга, Ватаныбыз язмышы өчен җаваплылык тоярга, изгелек һәм гаделлек кыйммәтләрен аңлап яшәргә, Бөек Русия һәм аның күпмилләтле халкының иминлеге хакына тугры хезмәт итәргә тантаналы рәвештә ант итте.
Тантаналы чараның икенче өлеше дә укучылар өчен мавыктыргыч һәм бик әһәмиятле булды. Яшьләр өчен патриотик рухтагы, тулы мәгълүматлы, викторина һәм сорау-җаваплы уенны үз эченә алган бай программа әзерләнгән иде. Зөлфия Әхмәрова яшь һәм булачак сайлаучыларның сәяси хокукларын арттыру, Русия Федерациясенең сайлау системасына һәм сайлау процессына кызыксыну уяту максатыннан сайлау хокукы буенча викторина үткәрде. Сайлауларда катнашу хокукы 18 яшьтән барлыкка килүгә карамастан, укучылар сайлаулар турында яхшы белем дәрәҗәсен күрсәтте, ә белмәгән сорауларны Территориаль сайлау комиссиясенең мәгълүмат үзәге әйдәүче белгече Илнур Мәхмүтов җентекле аңлатып үтте.
Викторина сорауларына иң күп һәм дөрес итеп җавап бирүчеләр Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алды. Шулай итеп, сайлау темасы буенча яхшы белем күрсәтеп, беренче урынга Иске Шәрәй төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Гөлназ Мөлекова, икенче урынга Софья Никифорова һәм өченче урынга Кырмыскалы гимназиясеннән Назгөл Ямалетдинова лаек булдылар. Шулай ук, тантаналы чарада катнашучыларның һәммәсенә Зөлфия Әнвәр кызы истәлекле бүләкләр – мәктәп кирәк-яраклары җыелмасы тапшырды.
“Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе дә укучыларның бу көне тагын да истә калырлык булсын өчен интеллектуаль уен тәкъдим итте. 4 раундтан торган уенда җиңүчеләр һәм иң актив катнашучыларны билгеләп, “Бердәм Русия” партиясеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: тантанада катнашучы укучыларның барысы да — “Беренчеләр хәрәкәте” оешмасы әгъзалары. Паспорт алу белән бергә, аларның түшләренә бу оешманың махсус значогы да тагылды.
Беренче тапкыр паспорт алуны менә шулай тантаналы үткәрү Кырмыскалы районында күркәм йолага әверелде. Һәм бу — бик күркәм күренеш, чөнки 14 яшьләре тулган кырмыскалылыларның хәтерендә бу вакыйга гомер буе сакланачак һәм аларга яңа үрләргә күтәрелергә көч, үзләрендә ышанычны да арттырачак.
Кулларына мөһим документ алган яшьләр киләчәктә максатларына ирешеп, җәмгыятебезнең лаеклы гражданнары булыр, дип ышанасы килә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.