+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 Май 2024, 02:50

“Җир астына төшеп киткәнне көтәләрме?..”

Республикага идарә итү үзәге ярдәме белән Октябрьскийда канализация люгы ремонтланган.

“Җир астына төшеп киткәнне көтәләрме?..”“Җир астына төшеп киткәнне көтәләрме?..”
“Җир астына төшеп киткәнне көтәләрме?..”

Җиде көндә Республикага идарә итү үзәге халыктан төрле мәсьәләләр буенча 5518 мөрәҗәгать теркәгән. Аларның саны, узган атнадагы белән чагыштырганда, 608гә арткан.

Һәвакыттагыча, беренче урында –─ юллар. ЦУР мәгълүмат системаларына 1584 хәбәр кергән, бу бер атна элек булганнан 440ка артык. Күпчелеге юлларны төзүгә һәм ремонтлауга, чокырларны ямауга, тротуарларны, күперләрне төзекләндерүгә кагыла. Андыйлар Уфа, Туймазы шәһәрләреннән һәм Кырмыскалы районыннан аеруча күп килгән.

Төзекләндерү –─ мөрәҗәгатьләр статистикасында икенче урында, 1017 комментарий. Яшеллекләрне карап-тоту, территорияләрне җыештыру, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча бик күп язганнар. Торак-коммуналь хуҗалык проблемалары – өченче урында. Халык, нигездә, җылылык бирүне сораган һәм планлы ремонт аркасында кайнар суны сүндерүгә зарланган. Иң күп хәбәрләр Уфа халкыннан килгән.

“Бер атна инде подъездга керерлек түгел, канализация исе килә, мөгаен, подвалда сазлыктыр, ә шәһәр хакимияте тагын барысы да яхшы, дип җавап бирер. Чара күрсәгез иде”, ─– дип язган Салават шәһәренең Уфа урамындагы 118нче йортта яшәүче кеше. “Этажи” идарәче компаниясе вәкиле мәгълүматлары буенча, бу йортта канализация тыгыны булган. Аны чистартканнар, хәзер подвал коры һәм чиста”, –─ дигән җавап килгән шәһәр хакимиятеннән.

Краснокама районының Котлы авылында Вишневая урамында урам яктырткычлары тергезелгән. Проблема социаль челтәрләрдә бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткәннән соң хәл ителгән. Комментарийны “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән, Краснокама районы хакимияте эшкә алган. Регулятор релесы ватылу сәбәпле, фонарьлар эшләмәгән булган. Әйткәндәй, социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать иткәннән соң, Күмертау шәһәрендә Урман урамы, 12 адресы буенча да фонарьлар проблемасы хәл ителгән. Мәләвезнең Октябрь урамы, 7 адресы буенча да шушы ук проблемага зарланган булганнар. Биредә фонарьлар янмавы турында бер кеше 11 майда язган. Мәләвез районы хакимияте проблеманы тиз арада хәл иткән.

Уфада Гафури һәм Свердлов урамнары почмагындагы йортка адрес тактасы куелган. Моны урындагы кеше социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать иткәннән соң эшләгәннәр. Шикаятьне “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгән, ә Киров районы хакимияте эшкә алган. Идарәче компания хезмәткәрләре адрес тактасын урнаштырган. Комментарийларда зарланучы кеше кире элемтә һәм оператив эш өчен рәхмәт белдергән.

Октябрьский шәһәрендә яшәүче ханым социаль челтәрләрдә Островский урамындагы 10нчы йорт янында канализация люгын ремонтлау зарурлыгы турында яза. “Ул үтеп баручыларга куркыныч белән яный, аңа баскан кеше җир астына мәтәлеп төшеп китәчәк”, –─ дигән ул. ЦУР хәбәрне апрель азагында терки. Инцидент белән Октябрьский шәһәре хакимияте шөгыльләнә. Кое хуҗасы шәхси компания булып чыккан, ул аны вакытлыча япкан. Һава шартлары аркасында ремонт асфальт кипкәнче кичектерелгән. 15 майда коены ремонтлаганнар.

Черниковкада убылган асфальт төзәтелгән. Уфаның Азатлык урамындагы 16 һәм 18нче йортлар арасындагы чокыр турында башкалада яшәүчеләрнең берсе социаль челтәрләрдә язган. Апрель ахырында аның хәбәрен “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгән, башкаланың Калинин районы хакимияте эшкә алган. Ясалма корылмаларны ремонтлау һәм карап тоту буенча махсуслаштырылган идарә хезмәткәрләре проблеманы хәл иткән.

Стәрлетамакта Суханов урамында светофор төзәтелгән. Шәһәрдә яшәүче хатын-кызларның берсе, мәктәпкә барганда шушы урында юлны кичүче укучыларның иминлеге турында борчылып, 12 майда социаль челтәрләрдә ватык светофор турында мөрәҗәгать калдыра. Ачыклануынча, начар һава торышы аркасында кабель өзелгән булган. Аны Стәрлетамак шәһәренең Торак-коммуналь хуҗалык идарәсе хезмәткәрләре тергезгән һәм 14 майда светофор эшли башлаган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас