Съезд башланыр алдыннан төбәк җитәкчесе "XXI гасыр славяннары" фестивале мәйданчыгында булды. Ел саен үткәрелә торган фольклор вакыйгасы Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган, ул 24 майда бөтен Русия буенча билгеләп үтелә. Фестиваль профессиональ һәм үзешчән башкаручыларны, иҗади коллективларны, фольклор ансамбльләрен, шулай ук халык һөнәрләре һәм славян кухнясы осталарын берләштерде.
Сәламләү сүзендә Радий Хәбиров Уфаның чираттагы тапкыр мөһим мәдәни, мәгърифәтчелек вакыйгалары үзәгенә әверелүен билгеләп үтте.
- Әле генә без "XXI гасыр славяннары" фестивале мәйданчыгында булдык, ул берничә ел эчендә әһәмиятле һәм кирәкле булды. Бүген Совет мәйданында «Китап-Байрам» Халыкара китап ярминкәсе башлана. Кич без Шаляпин исемендәге музыка музеен ачабыз, ә 6 июльдә - Евразия күчмә цивилизацияләр музее-үзәген, - диде Радий Хәбиров. - Бу вакыйгалар барысы да республикабыз халкының югары рухи һәм бердәмлеген берләштерә. Евразиянең үзәгендә булып, без славян, төрки, фин-угор һәм башка халыкларның традицияләрен, мәдәниятен ихтирам итәбез һәм үстерәбез. Без гасырлар буе янәшә яшәдек, бергә эшләдек, язмыш белән бергә Ватанны сакладык. Милләтара тынычлык һәм татулык - бабаларыбызның төп мирасы. Без үзара ихтирам белән көчле, авыр вакытларда теләсә нинди сынауларны бергәләп җиңәргә әзер.
Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, бу бердәмлектә урыс мәдәнияте үзенчәлекле роль уйный, ул республика һәм бөтен Русия өчен ышанычлы рухи фундамент. Башкортстанда 1,5 миллионнан артык урыс яши, ә урыс теле төрле милләт һәм дин кешеләре өчен халыклар дуслыгы теленә әйләнде.
Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, Башкортстан урыслары соборы төбәк халыкларының телләрен һәм мәдәниятләрен саклау өчен күп нәрсә эшли, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытырга ярдәм итә.
- Бөтендөнья башкортлары корылтае, Татар конгрессы, чувашлар Канашы, башка милли-мәдәни оешмалар белән бергә сез безнең традицион кыйммәтләребезне салыйсыз. Нәкъ менә алар - Русиянең күпмилләтле халкының бердәмлеге һәм рухи көче нигезе, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Чыгышының азагында Башкортстан Башлыгы дәүләт бүләкләре тапшырды.
Съездның мәртәбәле кунагы, Югары Чиркәү Советы әгъзасы, Калуга һәм Боровский митрополиты Климент Русия халыкларының милләтара бердәмлеген саклауның мөһимлеген ассызыклады.
Бөтендөнья урыс халык соборы (ВРНС) башлыгы урынбасары Сергей Рудов съездда катнашучыларга сәламләү юллаган. Аны ВРНС секретариаты җитәкчесе урынбасары Елена Сипягина укыды.
Русия Язучылар берлеге идарәсе рәисе Николай Иванов Башкортстанда милләтара тынычлык һәм татулык традицияләрен югары бәяләде.
- Хорда һәрвакыт ялгыз җырлауга караганда катлаулырак. Гомум картинаны бозмау, башкалардан аерылып тормау мөһим, - диде Николай Иванов. - Башкортстан - гаҗәеп хор. Ә республикада яшәүче халыклар - Русиянең асылташлардан ясалган үзенчәлекле муенсасы.
Фото: glavarb.ru