24-26 майда Уфаның Совет мәйданында “Китап-байрам” икенче халыкара китап ярминкәсе үтәчәк. Китап укучылар өчен бу чын бәйрәм! Чөнки монда иң кызыклы яңа китапларны сатып алырга, танылган язучылар һәм популяр актерлар белән очрашырга, конкурсларда, тематик кичәләрдә һәм осталык дәресләрендә катнашырга мөмкин булачак. Барлык чараларга керү ирекле, мотлак рәвештә балаларыгыз белән килегез!
Бу ничек булды?
Беренче “Китап-байрам” узган елның иң чагу мәдәни вакыйгаларының берсе булды. Ул вакытта Уфага Русиянең 16 төбәгеннән нәшрият вәкилләре, алты чит илдән делегацияләр килде. Татьяна Устинова, Михаил Лабковский, Даниил Спиваковский, Дмитрий Дюжев, Дарья Мороз, Дмитрий Дибров һәм башка танылган язучылар, актерлар, музыкантлар һәм телевидение алып баручылары китап ярминкәсенең кунаклары булды. Хөрмәтле кунак сыйфатында “Китап-байрам”га Русиянең Тарихи белем бирү буенча ведомствоара комиссиясе рәисе Владимир Мединский килде. Ярминкәдә 162 мең уфалы һәм шәһәр кунаклары булды.
─Безнең фестивальнең идеясе Мәскәү Халыкара китап күргәзмәсе проектын тикшерү барышында туды. Без халыкта китапка мәхәббәт тәрбияләү максатында бу форматны киңәйтергә булдык, –─ диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. ─– Үз алдыңа һәрвакыт югары максатлар куярга кирәк. Минемчә, Уфа илебезнең китап башкаласы дип аталырга, һичшиксез, лаеклы.
Катнашучылар саны артты
Быел китап ярминкәсе тагы да күләмлерәк булачак: бер ел элек катнашучылар саны 73 булса, быел — 164. Әйтик, “Мәгариф”, “Этерна”, “Альма Матер”, “Мәктәп китабы”, “Буксмарт”, “Ак шәһәр” кебек нәшриятлар ярминкәдә катнашу өчен заявка биргән. Башкортстан күпмилләтле төбәк һәм монда башка халыкларның мәдәниятенә һәрвакыт игътибарлы мөнәсәбәт булганлыктан, “Китап-байрам” Русиянең төрле почмакларыннан һәм якын чит илләрдән килүче нәшриятларда зур кызыксыну уята. Быел биредә Якутия, Дагстан, Удмуртия, Татарстан, Белоруссия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан һәм башка күп кенә төбәкләрдән китапларны күрергә мөмкин булачак. Шул исәптән милли телләрдә дә. Үзләренең яңа китапларын Уфадагы “Белая река”, “Китап”, “Гөлистан”, “Инеш” һәм башка күп кенә нәшриятлар тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә балалар һәм өлкәннәр өчен нәфис әдәбият, шулай ук танып белү китаплары, дәреслекләр сатып алырга мөмкин булачак.
Ярминкәнең беренче көнендә “Тоталь диктант” җиңүчеләрен бүләкләү чарасы узачак. Әйткәндәй, бүләкләрне “Тоталь диктант”ның быелгы тексты авторы, Русиянең танылган язучысы Анна Матвеева тапшырачак. Шул ук көнне, 24 майда, Уфада “Славян язуы һәм мәдәнияте көне” бәйрәм ителәчәк. “Башкортостан” дәүләт концерт залы янындагы мәйданчыкта “XXI гасыр славяннары” фестивале узачак, фольклор ансамбльләре, халык кәсепләре һәм славян ашлары осталары чыгышы көтелә.
Әдипләр һәм актерлар белән очрашулар
Ярминкәдә күп кенә нәшриятлар китаплары белән танышу, аларны сатып алудан тыш, “Китап-байрам” үзенең кунакларына авторлар белән аралашырга: китапның ничек язылуын сорашырга, автограф алырга, селфи ясарга мөмкинлек бирә. Легендар Дарья Донцованың китапларын ничек язуын белергә, язучы һәм сценарист Олег Рой белән сөйләшергә мөмкин булачак, шулай ук, танылган теле- һәм радио алып баручы, “Огород – круглый год” һәм “Советы огородникам” программалары авторы Октябрина Ганичкина һәм телевидение алып баручысы Оксана Федорова укучылар белән очрашулар үткәрәчәк. Чараларда танылган башкорт язучылары: Айгиз Баймөхәммәтов, Миләүшә Каһарманова, Марсель Сәлимов, Рамил Чурагул һәм башкалар катнашачак.
Бәйрәмнең эшлекле өлешенә килгәндә, быел Уфада беренче тапкыр Русия Язучылар берлегенең “Халыклар дуслыгы — әдәбият дуслыгы” пленумы узачак, анда бөтен илдән язучылар оешмалары вәкилләре җыелачак. Әдәбиятчылар китап индустриясен үстерү, классик һәм заман әдәбиятын популярлаштыру белән бәйле мәсьәләләрне тикшерәчәк.
Һәр кичне ”Йолдызлар белән укулар” узачак. Урыс классикасы әсәрләре буенча моноспектакльләрне Русия театры һәм кино йолдызлары Ирина Климова, Иван Замотаев, Александр Олешко тәкъдим итәргә вәгъдәли. Фестиваль ябылу көнендә “Китап-байрам”ның төп сәхнәсендә Моссовет театрының әйдәп баручы актерлары Ольга Кабо, Дмитрий Щербина, Екатерина Девкина һәм Владимир Андриянов Олег Рой романы буенча куелган “Тапшырылмаган хатлар” спектаклен тәкъдим итәчәкләр.
“Китап-байрам”га килүчеләргә урыс һәм башкорт әдәбиятының экранлаштырылган иң яхшы әсәрләрен карарга, халык көйләренә биергә, милли аш-судан авыз итәргә тәкъдим итәчәкләр.
Яшь шагыйрьләр һәм язучылар өчен конкурслар
Китап фестивале вакытында берьюлы берничә конкурс узачак. Аларның берсе ─– “Урал-батыр Җирендә ел китабы”, анда ярминкәдә тәкъдим ителгән иң яхшы басманы сайлаячаклар. Былтыр төп бүләкне “XVI-XXI гасырларда Беларусьның халык сәнгате” китабы өчен “Беларусь” нәшрияты яулады. Шулай ук, яшь язучылар һәм шагыйрьләр арасында “Проба пера” бәйгесенең, “Мин — китап укучы” ачык әдәби конкурсының (бу проект мәктәп укучыларын укыганнары буенча фикер йөртергә чакыра) финаллары узачак. Беренче тапкыр китап ярминкәсендә “Тере сүз” республика шигъри осталык конкурсының финалы үтәчәк, Донбасс мәктәпләре һәм Русиянең яңа төбәкләре өчен китаплар җыю буенча хәйрия акциясе оештырылачак.
Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова белдерүенчә, китап ярминкәсендә һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба алачак. Бу әдәбият дөньясына мавыктыргыч сәяхәт булачак.
Чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен Совет урамында гастрономия зонасы эшләячәк, биредә республикада яшәүче халыкларның милли ризыклары, кулинария буенча китаплар презентациясе, шулай ук осталык дәресләре тәкъдим ителәчәк.
Тагын ниләр көтелә?
“Китап-байрам” почтасы” эшләячәк, анда теләгән һәркем туганнарына һәм дусларына китап ярминкәсеннән хат җибәрә алачак. Шулай ук “Әдәби прививка” креатив проекты гамәлгә ашырылачак. Мәйданчыкта психологларның балаларны үстерү һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен яхшырту буенча консультациясе эшләячәк, психологик уеннар, әкиятләр иҗат итү буенча остаханәләр, балалар һәм аларның ата-аналары өчен төрле викториналар оештырылачак.
Балалар аудиториясе өчен интерактив уеннар оештырылачак, анда безнең республика китапханәләреннән заманча уеннарның иң яхшы үрнәкләре тәкъдим ителәчәк. Балалар тамашаларын оештыруда Курчак театры артистлары катнашачак, алар бөек язучылар һәм әкиятләр, балалар әдәбиятыннан танылган персонажлар образларына әвереләчәк.
Яшьләр өчен көн саен М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты янындагы фестиваль мәйданчыгында кичке программалар – ─ “Кичке уен” каралган. Болар ─ “Башкирский ритайым” яшьләр халык биюләре һәм танылган яшь башкаручыларны һәм төркемнәрне җәлеп итеп “Русская вечорка” программалары.