+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 Май 2024, 17:15

"Изге подписка" акциясендә катнашты

"Кызыл таң" гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов  "Изге подписка" акциясенә кушылды. Ул  Илеш районыннан махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсенә ярты елга "Кызыл таң" гәзите яздырды.

"Изге подписка" акциясендә катнашты"Изге подписка" акциясендә катнашты
"Изге подписка" акциясендә катнашты
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Уфада II Халыкара китап ярминкәсе уза.

Бәйрәмдә "Изге подписка" акциясе дә үтә. 24-26 майда үтүче акциядә махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә, хезмәт ветераннарына, өлкән яшьтәге, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә гәзит-журналлар яздырырга теләгән һәркем катнаша ала.

Ярминкәдә көн саен кичке сәгать 6да басмага язылучылар арасында бүләкләр уйнатыла. Уенда "Китап-байрам" узган көннәрдә ярты елдан да ким булмаган вакытка матбугатка язылганнар гына катнаша ала.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас