+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 Май 2024, 10:00

“Һөнәри осталык, белем һәм этика турында...”

Башкортстаның мәдәният министры Әминә Шәфыйкованың чынбарлыкны чагылдырган посты игътибарга лаек. Ул “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендәге вальс хакында.  

“Һөнәри осталык, белем һәм этика турында...”“Һөнәри осталык, белем һәм этика турында...”
“Һөнәри осталык, белем һәм этика турында...”

Әминә Шәфыйкова социаль челтәрдә болай дип язган:
“Бер басманың "журналистлары" социаль челтәрләрдәге диван экспертларының республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә биергә чакырган кыз турында комментарийларына сылтама белән фикер алышалар һәм ул бөтенләй чыгарылыш сыйныф укучысы түгел дип белдерәләр”, — дип яза республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.
“Шул ук вакытта колледжның (мәктәпнең) уникальлеге белән кызыксынырга җөрьәт итмәгәннәр, безнең якташыбыз маэстро Владимир Спиваковның кем икәнен белмиләр һәм аның фамилиясен дөрес күрсәтмиләр.

Ул көнне чыгарылыш укучылары саубуллашу мәктәп вальсын биегән урта махсус музыка мәктәбе (колледж) Русиянең сигез шундый уникаль мәктәбенең берсе булып тора. Биредә беренче сыйныфтан югары профессиональ музыкантлар әзерләнә һәм чыгарылышка барлык укучылар да диярлек Бөтенрусия һәм Халыкара башкаручылар конкурсларында җиңү яулыйлар. Мәктәп һәрвакыт академик музыканың элиталы кадрларын әзерләү белән дан тота.

Мин нәкъ менә шушы мәктәптә уку бәхетенә ирештем. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, без шундый катгый сайлап алуны үттек, ике параллельдән бары тик бер сыйныф кына укуын дәвам итте. Без ул вакытта ук, 80нче елларда, 11 ел укыдык һәм мәктәпне тәмамлагач, урта махсус белем турында дипломнар алдык.

Хәзер яңа белем бирү программалары буенча мәктәп укучылары унынчы уку елында 1нче курс студентлары була, ә колледжны 2нче курста тәмамлыйлар, урта һөнәри белем турында диплом алалар.

Минем “Соңгы кыңгырау” 1992 елның май ахырына туры килде. Ул вакытта мәктәп янында шундый матур мәйдан, матур китап ярминкәсе юк иде, мәктәп тә бер бинада урнашкан һәм безгә сыйныфлар җитми иде.

Бүгенге чыгарылыш укучылары күпкә бәхетлерәк булды. Бүген мәктәпнең ике корпусы һәм үз тулай торагы бар. 2021 елда Радий Фәрит улы бирегә килгәндә мәктәпкә янәшәдәге бинаны тапшырырга кушты, хәзер аны ремонтлау буенча эш алып барыла. Аның башлангычы белән мәктәп янында шундый матур мәйдан барлыкка килде, киңкүләм китап ярминкәсе үткәрелә. Республика Башлыгының “Соңгы кыңгырау” көнендә мәктәп вальсы биегәнен балалар гомер буе истә тотачак.

Ә кыз бик талантлы, актив, Бөтенрусия һәм халыкара конкурсларда югары бүләкләр иясе, отличница, Башкортстан Башлыгы, Владимир Спиваков фонды стипендиаты, Денис Мацуевның осталык дәресләрендә катнашучы. Безнең Уфа дәүләт сәнгать институтына укырга керергә җыена. Кызганычка каршы, аның әти-әнисе юк: ул ятим һәм аны нәнәсе тәрбияләгән. Һәм бу кызның күңелендә гомер буе республика Башлыгының истәлекле көнне аны шәхсән хуплаганы, янында сыйныфташлары, укытучылары, матур ярминкәдә катнашучылар һәм кунаклар булуы турында истәлек калачак. Бу истәлекләрдә, һичшиксез, профессиональ булмаган «журналистларга» урын булмаячак, аларның аңлаулары да, этикасы да, белемнәре дә юк…”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас